news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

К.Тинчурин театрын төзекләндерүне контрольдә тоту буенча эшче төркем төзелде

Бу эшче төркемне Разил Вәлиев җитәкли, аның составына депутатлар Туфан Миңнуллин, Андрей Симаков, Ислам Әхмәтҗанов һ.б. керде

(Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында депутатлар Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасын ремонтлау һәм төзекләндерү эшләрен контрольдә тоту буенча эшче төркем оештыру турында карар кабул итте. Эшче төркем киләсе атнадан эшли башлар дип көтелә.
Бу эшче төркемне Разил Вәлиев җитәкли, аның составына депутатлар Туфан Миңнуллин, Андрей Симаков һәм Ислам Әхмәтҗанов, ТР Төзелеш, архитектура һәм коммуналь хуҗалык министры урынбасары – “Татинвестгражданпроект” фәнни-җитештерү фирмасы генераль директоры Ирек Фәйзуллин, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Хисап палатасы, ТР Казначылык департаменты, Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты эшчәнлеген тәэмин итү буенча бүлек вәкилләре керде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100