news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

К. Тинчурин театры сәхнәсендә “Ул кабызган утлар...” конкурсының гала-концерты була

Фестиваль драматургның тууына 127 ел тулуга багышлана

 (Казан, 1 декабрь, “Татар-информ”). Иртәгә кичке 5 тә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә, күренекле татар драматургы К. Тинчуринның тууына 127 ел тулу уңаеннан, балалар арасында үткәрелгән “Ул кабызган утлар...” конкурсының гала-концерты уздырыла.

Бәйгедә катнашырга теләүчеләр күп булу сәбәпле, эшләрне быел интернет һәм почта аша кабул ителгән. Конкурска рәсемнәр, спектакльдән җырлар, күренешләр юлланган, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Оештыручылар сүзләренчә, фестивальнең максаты — балаларда театр сәнгатенә карата мәхәббәт, кызыксыну уяту. Фестивальдә катнашырга теләк белдерүчеләрнең күплеге бу кызысынуның булуын, балаларның тырышуын исбатлый, ди алар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100