Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
К. Тинчурин театры сәхнәсендә — тарихи опера премьерасы
Операның нигезе Аксак Тимер гаскәрләре тарафыннан яндырылган унике кыз турындагы риваятьтән гыйбарәт
(Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”). 20 гыйнвар көнне 18 сәгать 30 минутта К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә “Кара пулат” операсының премьерасы тәкъдим ителә. Операның нигезе Аксак Тимер гаскәрләре тарафыннан яндырылган унике кыз турындагы риваятьтән гыйбарәт.
Либретто авторы − Ренат Харис, режиссер-сценограф − Георгий Ковтун, композиторы исә, Эльмир Низамов.
Операның солистлары: Гөлнара Гатина, Рузил Гатин, Артур Исламов, Зөфәр Харисов, Денис Ханбаба.
Искәртеп үтәбез: Кара пулат — Болгардагы XIV нче гасыр урталарында төзелгән бина. Ул хәзер дә яхшы сакланган. Дүрт катлы бу таш корылманың түбәсе гөмбәз рәвешендә эшләнгән.
Риваятьләрдә бәян ителгәнчә, Кара пулат Болгар ханының хөкем итү урыны булган. Хөкемне хан үзе һәм абруйлы аксакаллардан сайлап куелган өч казый чыгарган. Хөкем вакытында алар икенче катның гөмбәзле залына аерым ишекләрдән кергәннәр. Беренче катның тәбәнәк бүлмәләрендә хөкем ителгән кешеләрне ябып тотканнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз