news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

К.Тинчурин театры сәхнәсендә Хәй Вахит әсәре куела

Драматургның “Яшерен эзләр” спектакле 9-10 ноябрьдә күрсәтеләчәк.

(Казан, 7 ноябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 9 - 10 ноябрьдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә сезонның чираттагы премьерасы - драматург Хәй Вахит пьесасы буенча куелган “Яшерен эзләр” спектакле тәкъдим ителәчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына театрның матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
 
Хәзерге вакытта спектакльнең репетицияләре тулы көченә бара. Әсәрне режиссер Резеда Гарипова сәхнәләштерә. Мелодрамада Татарстанның халык артистлары Зөфәр Харисов, Илгизәр Хәсәнов, Татарстанның атказанган артистлары Ренат Шәмсетдинов, Зөлфия Вәлиева, Ирек Хафизов, шулай ук театрның яшь артистлары Зөлфәт Закиров, Гүзәл Галиуллина, Ландыш Ибәтуллина һәм Лилия Камалиева катнаша.
2018 елда драматург Хәй Вахитның тууына 100 ел тула. 1950-1960нчы елларда аның әсәрләре буенча куелган спектакльләр татар театрлары сәхнәсеннән төшмәде. Туфан Миңнуллин юкка гына: “Хәй Вахит татар театрының бөтен репертуарын үз җилкәсендә күтәрде”, – дип әйтмәгән.
 
“Яшерен эзләр” пьесасы 1956 елда язылган. Шул ук елны аны Күчмә театрда режиссер Кәшифә Тумашева сәхнәләштергән. Шул рәвешле, Резеда Гарипова моннан 60 ел элек куелган спектакльне кабат сәхнәгә кайтара.
“1956 ел кешеләре нинди булган? Бер караганда, нәкъ безнең кебек үк, шул ук вакытта бу – хәзер “искелек калдыгы” дип бәяләнгән тормыш һәм мәхәббәт кагыйдәләрен югалтып бетермәгән кешеләр. Аларга карап сокланырга, алар белән эчтән генә бәхәсләшергә, кайвакыт исә кызганырга да була үзләрен. Кыскасы, шул чорның яшерен эзләреннән бергәләп атлыйк!”, – диелә спектакльнең аннотациясендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100