Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
К. Тинчурин театры һәм “Зәкәт” хәйрия фонды уртак чара уздырды
“Йөрәктән - йөрәккә” дип исемләнгән хәйрия акциясендә 300 дән артык бала катнашты
(Казан, 25 декабрь, “Татар-информ”). Кичә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, “Зәкәт” хәйрия фонды белән берлектә, “Йөрәктән - йөрәккә” дип исемләнгән хәйрия чарасы уздырды.
Кичәдә “Зәкәт” фондыннан генераль директор урынбасары Илнур Әлмәтов, хәйрия фонды белгече Майя Борһанова катнашты. Балалар ислам дине, Мәүлет бәйрәме (Пәйгамбәр Мөхәммәд с.г.в. туган көне) турында вәгазь тыңлады. Шулай ук ятим һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Шамил Фәрхетдиновның “Шүрәле-онлайн” спектакле күрсәтелде.
Бу көнне театр Казанның балалар, тернәкләндерү йортларыннан килгән 300 дән артык баланы үзенә бәйрәмгә җыйды. Чара ахырында иганәчеләрдән күчтәнәчләр дә тапшырылды, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз