news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

К.Тинчурин театры гастрольләргә юл алды

К.Тинчурин театры гастрольләргә юл алды

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). 12-16 февраль көннәрендә Казанның К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры республиканың Кукмара районына гастрольләргә китә. Биш көн дәвамында тинчуринлылар кукмаралыларга Исламия Мәхмүтова пьесасы буенча куелган «Син бит минем бергенәм» спектаклен тәкъдим итәчәк. 18 февральдә труппа шушы ук спектакль белән Питрәчтә дә чыгыш ясаячак.

22-27 февральдә исә тинчуринлылар Түбән Кама шәһәренә юл алачак. Анда алар Г.Зәйнәшева пьесасы буенча куелган «Гайфи бабай, өйлән давай!», К.Тинчуринның «Җилкәнсезләр» һәм Т.Миңнуллинның «Ай булмаса, йолдыз бар» спектакльләрен куячак. Шушы ук көннәрдә Казанга гастрольләргә чыккан түбәнкамалылар К.Тинчурин театры сәхнәсендә «Шулай булды шул...», «Яшьлек белән очрашу», «Кызлар кызык итәләр» (Т.Миңнуллин), «Яра» (А.Гыйләҗев), «Ай тотылган төндә» (М.Кәрим) һәм «Җир уллары» (Һ.Такташ) спектакльләрен күрсәтәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot