news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

К.Тинчурин театры “Бер күрешү - үзе бер гомер!” музыкаль комедиясе премьерасын тәкъдим итә

Иртәгә театр үзенең туган көнен билгеләп үтә

 (Казан, 5 ноябрь, “Татар-информ”). Иртәгә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры үзенең туган көнен бәйрәм итә.


Шул уңайдан, Фәнис Яруллин әсәре буенча куелган “Бер күрешү − үзе бер гомер!” музыкаль комедиясенең 6, 7 ноябрь көннәрендә премьерасы булачак.
Әсәр, 1996 елда язалуына карамастан, үзенең актуальлеген әле дә югалтмаган.


Спектакльгә килгәндә, Әхмәт һәм Мәрьям − бәхетле гаилә тормышында көн итүче ир белән хатын. Ә бәлки шулай тоела гынадыр. Әгәр дә сөйгәнеңнең кесәсендә акча янчыгы калын булып, аның “куышы” Мальдив утрауларында булса − ул чакта уртак тормышның җәннәткә тиң икәнлегенә Мәрьямнең һич шиге юк. Ә Әхмәт исә, киресенчә, җанга якын үз “куышыңның” түбәсе тишек булса да, дөньяда үз почмагыңнан да якын урын юклыгына ихлас ышана. Мәрьям сериалларга мөкиббән һәм аның ана булу теләге һич гамендә юк. Әхмәт исә сый-хөрмәтле, балалар тавышыннан гөрләп торган өй турында хыяллана.


Бер карасаң, барсы да нәкъ башка кешеләрдәге кебек… Ләкин көннәрнең берендә аларга көтмәгәндә дуслары кунакка килеп төшә. Һәм бу очрашудан соң аларның тормышы күпкә үзгәрә, ул тагы да кызыклырак һәм мәгънәлерәк төсмер ала.


Спектакль нечкә юмор, ихлас ирония, көтелмәгән вакыйгалар агышы белән сугарылган, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100