Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
К. Тинчурин театры баш режиссеры юбилеен билгеләп үтә
20 ел эчендә Р. Заһидуллин сәхнәгә 70ләп спектакль куйган
(Казан, 17 ноябрь, “Татар-информ”). 22 ноябрь көнне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, театрның баш режиссеры Рәшит Заһидуллинга 50 яшь тулу уңаеннан, Вильям Шекспирның “Гамлет.Күренешләр” спектакле тәкъдим ителә.
Рәшит Заһидуллин 1964 елның 18 ноябрендә Пермь өлкәсе Губаха шәһәрендә дөньяга килгән. Мәктәпне тәмамланганнан соң, 1988–1993 елларда, Казан яшь тамашачылар театрында актер һәм режиссер булып эшли. 1989 елда талантлы актер үзен тулысынча режиссерлык һөнәренә багышларга карар кыла. Башта ул Казан театр училищесының актерлык бүлеген, аннары Мәскәүдә Щукин исемендәге Югары театр училищесының режиссура факультетын тәмамлый. Уку дәверендә Р.Заһидуллин Вахтангов мәктәбенең иң яхшы үрнәкләрен үзләштерә. 1993 елда яшь режиссер данлыклы Кәрим Тинчурин театрына эшкә урнаша һәм бүгенге көндә дә әлеге театрда иҗат итә.
Рәшит Заһидуллин 20 елдан артык театр үсешенә үзеннән саллы өлеш кертә. Аның иҗат эшчәнлеге театрның күчмә вакытыннан стационар тормышка күчү кебек катлаулы чорга туры килә. Шул дәвер эчендә ул 70ләп спектакль сәхнәләштерә. Театр репертуарында Н.Фәттахның “Итил суы ака торур”, И.Грекованың “Тол хатыннар көймәсе”, К.Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар”, П.Бомаршеның “Шау-шулы көн, яки Фигароның өйләнүе”, Т.Гыйззәтнең “Башмагым”, Б.Брехтның “Кураж ана һәм аның балалары”, Н.Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин”, Т.Миңнуллинның “Төш”, М.Горькийның “Кояш төшмәгән җирдә” һәм “Өзелгән өмет”, Н.Хикмәтнең “Мәхәббәт турында риваять”, М.Әмирнең “Гөлшаян”, Ф.Лорканың “Бернарда Альба йорты”, Г.Тукайның “Сөй гомерне!”, В. Шекспирның “Гамлет” һ.б. спектакльләр барлыкка килә.
Р.М.Заһидуллин элегрәк югалган иҗади элемтәләрне кабат торгызу юнәлешенә дә зур игътибар бирә. Аның инициативасы белән театр соңгы елларда Чиләбе, Уфа, Пенза, Санкт-Петербург, Мәскәү, Анталия, Әнкара, Истанбул, Брюссель кебек шәһәрләрдә гастрольләрдә булып кайтты.
Бүген татар театры традицияләрен күз карасыдай саклаган хәлдә, Р.М.Заһидуллин төрле жанрларда кыю рәвештә яңа спектакльләр сәхнәләштерә. Тинчурин театры сәхнәсендә татар халкының тормышын чагылдырган, милли үзаңны үстергән тарихи драмалар (М.Маликова «Соңгы риваять», Н.Хисамов «Йосыф-Зөләйха»), музыкаль спектакльләр (К.Тинчурин «Назлы кияү», Х.Вахит «Кияүләр») бара. Шулай ук әдәби театр кебек катлаулы жанрны торгызу буенча да актив эш алып барыла ( Г.Тукай «Сөй гомерне!», М.Мәһдиев «Без - 41 нче ел балалары», Р.Вәлиев «Язмышым юллары»). Режиссерның әлеге һәм башка башлап йөргән эшләре театрның бөтен иҗат эшчәнлегендә яңа формалар эзләү һәм аларны тормышка ашыруга зур этәргеч бирә.
КДМСУның театр сәнгате кафедрасы профессоры Р.М.Заһидуллин зур педагогик стажга ия. 20 елдан артык ул актерлык һәм режиссерлык курсларының сәнгать җитәкчесе буларак яшь талантларга профессионал дәрәҗәдә сәхнә серләрен өйрәтә. Хәзерге көндә аның укучылары остазларының эшен илнең төрле почмакларында дәвам итә, дип яза театрның матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз