news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

К.Тинчурин театры артистлары Камал театры сәхнәсендә чыгыш ясый

16 марттан 26 мартка кадәр Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры үз спектакльләрен Г.Камал театры сәхнәсендә күрсәтәчәк

(Казан, 5 март, “Татар-информ”). 16 марттан 26 мартка кадәр Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры үз спектакльләрен Г.Камал театры сәхнәсендә күрсәтәчәк. Тамашачыларга репертуардагы булган актуаль спектакльләрне карау мөмкинлеге туачак. Аларның премьералары Казанда бер-ике тапкыр гына уйналып, аннары башка төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезгә күрсәтелде. Кәрим Тинчуринның “Сакла, шартламасын!”, Шамил Фәрхетдиновның “Бәйрәм белән, кызлар!”, “Мәхәббәт баскычы”, Туфан Миңнуллинның “Яшьлегем, юләрлегем!”, Исламия Мәхмүтованың “Мәхәббәт чишмәсе”, Илгиз Зәйниевнең “Шәкүр карак” комедияләре Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышлана. Бүгенге көндә театр бинасында ремонт бара. Хәзерге вакытта бизәкләндерү эшләре башкарыла. Март ахырында ремонт эшләре төгәлләнер дип көтелә. Әлеге мәгълүматны Кәрим Тинчурин театрының матбугат хезмәте җиткерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot