Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
К.Тинчурин сәхнәсендә яңа премьера
К.Тинчурин сәхнәсендә яңа премьера
(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). 26 декабрь көнне Казанның К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында күренекле рус язучысы Максим Горькийның «На дне» пьесасы тәрҗемәсе буенча «Кояш төшмәгән җирдә» дип аталган спектакльнең премьерасы булачак. Спектакльне сәхнәгә куючы – театрның баш режиссеры, Татарстанның сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин. Премьерада Татарстанның халык артистлары Исламия Мәхмүтова, Наил Шәйхетдинов, Зөфәр Харисов, Тимер Зиннуров, Нуретдин Нәҗмиев һәм Татарстанның атказанган артистлары Җәмилә Әсфәндиярова Илгизәр Хәсәнов һ.б. катнашачак.
Пьеса театрның әдәби бүлек мөдире Шамил Фәрхетдинов тарафыннан тәрҗемә ителгән һәм ул бу театрда гына түгел, гомумән, Казан театрларында әле беренче тапкыр сәхнәләштерелә.
«Театр репертуарында татар классиклары әсәрләре белән бергә, чит ил классикасына да шактый урын бирелгән. Репертуар төрлелеге максатыннан чыгып, без М.Горькийның эчтәлеге белән тирән фәлсәфәгә корылган бу әсәренә мөрәҗәгать итәргә булдык», - дип белдерде Ш.Фәрхетдинов.
«Кешеләр яхшылык өчен яши. Әйләнә-тирәдәге бар кешегә дә туганыңа караган кебек карарга кирәк. Чөнки аның кем икәнен, ни өчен туганын һәм аның тормышта кем булачагы беребезгә дә билгеле түгел. Бәлки, ул безнең бәхетебез өчен тугандыр...» дигән юллар китерелә әсәрдә. Пьесаның бөтен кыйммәте һәм әһәмияте дә кешелек сыйфатларын өстен куюда.
Яңа премьераны тәкъдим итү белән бергә, тинчуринлылар тамашачыга тагын бер сюрприз ясаган. Спектакльне алар барлыгы 120 кеше карый алырлык камера спектакле итеп кенә эшләгән. Режиссер фикеренчә, бу алым тамашачыларга әсәрне якыннанрак тоярга ярдәм итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз