news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
К.Тинчурин сәхнәсендә – “Мәхәббәт баскычы”
Март аенда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә – премьера
Скопировать ссылку
(Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”). Март аенда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә – премьера: күпләргә таныш булган ТР атказанган артисты Шамил Фәрхетдиновның “Мәхәббәт баскычы” спектакле.
Кәрим Тинчурин театры матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, авторы әлеге әсәрне реаль тормыштан алып яза. Әсәрне театрның баш режиссеры РФ атказанган артисты, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин сәхнәгә куя.
Спектакль нәрсә турында соң? Бер-берләрен сөйгән егет белән кыз, әти-әниләренә әйтеп торуны кирәк дип тапмыйча, ЗАГСка гариза илтеп бирмәкчеләр. Ләкин, хәбәр яшен тизлегендә тирә-якка таралу сәбәпле, әти-әниләренә дә барып җитә. Нәтиҗәдә, гашыйклар һәм аларның бәхетенә кырау булып төшәргә әзер торучылар арасында төрле көлке хәлләр, аңлашылмаучанлыклар килеп чыга. Шулай да тамаша яхшы тәмамлана. Яшьләр үзләре генә кавышып калмый, алар башка гашыйк җаннарны да бергә кушарга булыша.
Спектакль көлкеле вакыйгалар, халыкчан юмор белән сугарылган. Рольләрдә ТР халык артисты Нуретдин Нәҗмиев, ТР атказанган артистлары – Сәлим Мифтахов, Әлфия Хәсәнова, Миләүшә Нәҗмиева, яшь артистлар – Артем Пискунов, Резеда Сәләхова, Илфак Хафизов, Лия Вилданова катнаша.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2