Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
К. Тинчурин сәхнәсендә кабат − “Өметсез хыяллар”
Спектакльнең бу икенче куелышы
(Казан, 11 февраль, “Татар-информ”). 20 февраль көнне кичке 6.30 да К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Ф.Г.Лорканың “Өметсез хыяллар” (“Бернарда Альба йорты”) спектакле премьерасын тәкъдим итә.
Спектакльнең төп герое Бернарда Альба - үз балаларына бары яхшылык һәм бәхет теләүче ана. Әлеге бәхет өчен ул үз нәселеннән килгән катгый кагыйдәләр буенча яши һәм кызларын да ата-баба кануннары буенча тәрбияләргә тырыша. Ана кеше, бу кануннарга буйсынып, әйләнә-тирәдәге чынбарлыкны күрергә теләми, үз йортының биек диварлары артына яшеренеп яшәүне хуп күрә. Бернарда Альба йорты — кызларын коткару өчен үзе тарафыннан төзелгән ныгытма. Ләкин әлеге өй бәхетсез кызлар өчен яшәү шатлыгын тою, яраткан кешең белән аралашу, ана булу бәхетен татудан мәхрүм итә торган чын төрмәгә әверелә. Алар, тышкы дөньядан биек, караңгы диварлар белән аерып кую сәбәпле, кояш нурларына тилмергән чәчкәләр кебек сулалар.
Кызларын сукырларча яраткан Бернарда, аларның кияүгә чыгу турында ишетергә дә теләми, чөнки кияү булырга тиешле кеше аның кызларына тиң түгел, дип саный. Киреләнеп, ул хәтта кызларының картая баруы һәм аларның кайчан да булса кияүгә чыга алулары турында уена да китерми. “Аларга болай да яхшы!”- дип саный ана.
Спектакльнең режиссеры — Рәшит Заһидуллин, сценография авторы − Роман Моров.
Спектакль 2 сәгать 20 минут дәвам итә, диелә театрның матбугат хезмәте хәбәрендә.
Искәртеп үтәбез: әлеге спектакль 2008 елда куелган иде. К. Тинчурин театры бинасында төзекләндерү эшләре алып барылу сәбәпле, спектакль ике тапкыр Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә уйнала. Ул вакытта спектакльне барлык теләүчеләр дә карый алмый калды. Шул сәбәпле, театр спектакльне кабат үз сәхнәсендә торгызырга карар кылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз