news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

К.Тинчурин исемендәге театр Мәскәүдә «Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр» әсәрен куя

Спектакль 3 октябрьдә «Мәскәү Мюзик-Холл» сәхнәсендә тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). 3 октябрьдә «Мәскәү Мюзик-Холл» сәхнәсендә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт комедия һәм драма театры Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган «Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр» музыкаль комедия премьерасын тәкъдим итә. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

Спектакль премьерасы Казанда 2016 елның 16 декабрендә куелган.

Әсәрдә вакыйгалар эш эзләп читкә чыгып киткән дүрт дус тирәсендә бара. Аларга объектны вакытында тапшырырга кирәк. Әмма яллар, азатлык һәм яшьлек булганда ни эшлисең ди?!

Спектакль рус теленә синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100