news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры коллективы артист Хәлил Мәхмүтовның каберен яд итә

Мәрхүм Казанда Самосырово янындагы мөселман зиратында җирләнгән

 (Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”). Иртәгә, 25 сентябрь 10.30 сәгатьтә, Татарстан Республикасының халык артисты Хәлил Зәки улы Мәхмүтовның каберенә чәчәкләр салу, аның турында хәтер яңарту чарасы була.

Хәлил Мәхмүтов 1939 елның 10 мартында Мамадыш районы Катмыш авылында туган. Балачак еллары сугыш чорында узган, үсмер чаклары сугыштан соңгы авыр елларга туры килгән. Төзүчеләр бригадиры булып хезмәт юлыннан барган яшь егетне табигый сәләте Казанга театр училищесына җиткергән. Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында 1966 елдан бирле эшләгән Хәлил Мәхмүтов узган гасырның 70 нче елларында Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлап, театр училищесында студентларга белем биргән, аларның остазы булган...

Быел 28 сентябрьдә Хәлил Зәки улы Мәхмүтовның арабыздан киткәненә 2 ел була. Хәлил әфәнденең кабере - Самосырово янындагы мөселман зиратында. Аның турында хәтер яңарту чарасы шунда узачак.

К.Тинчурин театрының мәгълүмат үзәгеннән Рузалия Газизова шундый хәбәр бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100