news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

К.Тинчурин исемендәге халыкара театр фестиваленә Мәскәүдән тәнкыйтьчеләр чакырулы

Алар фестивальдә катнашкан һәр спектакльгә бәя биреп, анализ ясаячак.

(Казан, 10 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). “Безнең татар әдәбияты көчле, башка халыкларныкы да шул дәрәҗәдә дип беләм”. К.Тинчурин театрының әдәби бүлек мөдире, Татарстан Республикасының атказанган артисты, драматург Шамил Фәрхетдинов шул фикердә.

“Татар әдәбияты бөек, аның мең елдан артык тарихы бар. Әгәр бүгенге көнгә кадәр язучылар, әдипләр туа икән, алар шушы мең еллык әдәбият тарихы тәэсирендә тәрбияләнә. Димәк, әдәбият көчле. Татар театрына 110 ел, дибез. Әгәр милли драматургиябез көчле булмаса, ул бу кадәр яшәмәс иде” - диде ул һәм К.Тинчурин театрында милли әсәрләрнең актив куелуын билгеләп үтте. Татар драматургиясе хакында фикерләрен ул бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә яңгыратты. Журналистлар белән очрашу VIII К.Тинчурин исемендәге Халыкара милли драматургия театр фестиваленә багышланган иде.

Матбугат конференциясендә К.Тинчурин исемендәге театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов та катнашты. Ул билгеләп үткәнчә, фестивальдә артистлар гына түгел, театр тәнкыйтьчеләре дә катнашачак. Шуларның өчесен Мәскәүдән чакыртканнар. Алар һәр спектакльдән соң җыелып, фикер алышачак, спектакльнең җитешсез якларын һәм уңай сыйфатларын бәяләячәк.

“Алар һәрбер спектакльдән соң энәсеннән җебенә кадәр тикшереп, аны бүлеп, аңлатып, кайсы җирендә ничек эшләргә булуын анализлый. Әле кара-каршы әңгәмә дә булачак. Шул очрашуда артистлар да катнаша, үзләренә тәҗрибә туплый”,- диде Фәнис Мөсәгыйтов.

Шамил Фәрхетдинов: “Без башка драматурглар белән аралашабыз, фикер алышабыз. Фестиваль кысаларында гына да “түгәрәк өстәл”ләр үткәрәбез. Бер-беребезнең проблемалары белән бүлешәбез, гадәттә, аларның нигезләре уртак булып чыга”, - диде Шамил Фәрхетдинов бу уңайдан.

Чарада журналистлар сорауларына җавап биргән Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова да бу сүзләрне хуплады. “Безнең өчен фестиваль ул бәйрәм. Аларны карау, аларның уйнауларын тамаша кылу һәрберсе аерым күренеп тора. Әгәр дә бер төстә генә булса, кызык булмас иде. Мин читтән килгән барлык спектакльләрне дә карарга тырышам, яратам. Артистлар белән дуслашабыз, туганлашабыз. Аларның телләрен тәрҗемәсез аңламасак та, уеннары белән аңлатып бирәләр”, - диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100