news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

К.Тинчурин исемендәге фестивальдә катнашу өчен Бишкәк театры махсус спектакль әзерләгән

Фестивальгә спектакль тәкъдим иткән милли театрга төп таләп — алып килгән спектакленең шул ук милләт вәкиле тарафыннан иҗат ителгән булуы.

(Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). VIII К. Тинчурин исемендәге Халыкара милли драматургия театр фестивалендә катнашу өчен А. Умуралиев исемендәге Бишкәк шәһәр драма театры махсус рәвештә Чыңгыз Айтматовның “Ана кыры” повесте буенча “Исемдә” дип аталган спектакль әзерләгән. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов хәбәр итте.

“Фестивальгә спектакль тәкъдим иткән милли театрга төп таләп — алып килгән спектакленең шул ук милләт вәкиле тарафыннан иҗат ителгән булуы. Мәсәлән, Яр Чаллы театры да Антон Чехов әсәре буенча сәхнәләштергән спектакльне алып килергә теләгән иде. Әмма бу таләпкә туры килми”, - диде Фәнис Мөсәгыйтов.

К. Тинчурин театрының әдәби бүлек мөдире, Татарстан Республикасының атказанган артисты Шамил Фәрхетдинов: “Без Татарстан башкаласындагы тамашачыларыбызга төрле милләт, төрле халыкларның рухи мирасы белән таныштырырга телибез. Бу ихтыяҗдан килеп чыга. Фестиваль ничәнче тапкыр уздырыла, тамашачылар да, катнашырга теләүчеләр дә һәрвакыт күп. Тамашачы биредә үзе өчен яңа театрлар ача”, - диде.

К. Тинчурин исемендәге театр фестивале беренче тапкыр 1991 елда Татарстан Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырыла. Анда илдәге профессиональ татар театрлары катнаша. 1991-1992 елларда фестиваль театрларның үзләрендә үткәрелә, сезон азагында нәтиҗәләр чыгарыла. 1994-1999 елларда иҗат коллективларының бердәм мөрәҗәгате буенча чара ел саен түгел, ә 2 елга бер тапкыр Казанда уздырыла башлый. Бу исә 2 сезонда куелган иң яхшы спектакльләрне сайлап алу мөмкинлеген булдыра.


1998 елда Татарстан Хөкүмәте тарафыннан төрки халыкларның “Нәүрүз” халыкара театр фестивален Татарстан башкаласында уздыру турында карар кабул ителә. Шушы һәм кайбер башка сәбәпләр аркасында, К.Тинчурин исемендәге театр фестивале гамәлдән чыгарыла.


2012 елда К. Тинчурин театры инициативасы белән әлеге фестиваль яңадан уздырыла башлый. Ул татар театрына нигез салучыларның берсе —драматург, актер, режиссер Кәрим Тинчуринның (1887-1938) тууына 125 ел тулуга багышлана. 2014 елда чараның географиясе тагын да киңәя. Фестиваль Россия, ерак һәм якын чит илләр территорияләрендә милли сәнгатьне берләштерү, үстерү, иҗади багланышларны ныгыту, милли драматургияне саклау һәм таныту өстендә нәтиҗәле эшли.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100