news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

К.Тинчурин исемендәге драматургия фестивалендә балалар арасында конкурслар үткәреләчәк

Конкурста җиңгән балаларга "Бәллүр Кәрим" тапшыралачак.

(Казан, 11 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 15-21 сентябрь көннәрендә Казанда VIII К.Тинчурин исемендәге Халыкара милли драматургия театр фестивале узачак. Аның дәвамы исә 25 ноябрьгә билгеләнгән. Ноябрь азагындагы чарада мәктәп балалары катнашыр дип көтелә.

Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов хәбәр итте.

“Фестиваль кысаларында балалар арасында үткәрелгән конкурста берничә номинация бар. Шуларның берсе − хикәя язу. Әгәр берәр укучы әлеге фестивальдә катнашырга ниятли икән, алар аңа бөтен сыйныфлары белән әзерләнә. Әгәр бер сыйныф катнаша икән, алар бар мәктәпләрен җәлеп итә. Шул әйбергә бөтенесе бергә тартыла”, - диде директор. 2014 елда Татарстаннан гына түгел, Чувашия, Мари Эль Республикаларыннан да катнашучылар булган.

Фәнис Мөсәгыйтов билгеләп үткәнчә, быел фестивальдә җиңүчеләргә, нәкъ өлкәннәргә кебек үк, “Бәллүр Кәрим” тапшырылачак. “Бу зур бүләк Гран-при алучыларга бирелә”,- диде директор.

К. Тинчурин исемендәге театр фестивале беренче тапкыр 1991 елда Татарстан Мәдәният минитсрлыгы тарафыннан оештырыла. Анда илдәге профессиональ татар театрлары катнаша. 1991-1992 елларда фестиваль театрларның үзләрендә үткәрелә, сезон азагында нәтиҗәләр чыгарыла. 1994-1999 елларда иҗат коллективларының бердәм мөрәҗәгате буенча чара ел саен түгел, ә 2 елга бер тапкыр Казанда уздырыла башлый. Бу исә 2 сезонда куелган иң яхшы спектакльләрне сайлап алу мөмкинлеген булдыра.

1998 елда Татарстан Хөкүмәте тарафыннан төрки халыкларның “Нәүрүз” халыкара театр фестивален Татарстан башкаласында уздыру турында карар кабул ителә. Шушы һәм кайбер башка сәбәпләр аркасында, К.Тинчурин исемендәге театр фестивале гамәлдән чыгарыла.

2012 елда К. Тинчурин театры инициативасы белән әлеге фестиваль яңадан уздырыла башлый. Ул татар театрына нигез салучыларның берсе —драматург, актер, режиссер Кәрим Тинчуринның (1887-1938) тууына 125 ел тулуга багышлана. 2014 елда чараның географиясе тагын да киңәя. Фестиваль Россия, ерак һәм якын чит илләр территорияләрендә милли сәнгатьне берләштерү, үстерү, иҗади багланышларны ныгыту, милли драматургияне саклау һәм таныту өстендә нәтиҗәле эшли.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100