news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көтелгән Зәй ипие сатуга чыкты

Ипи заводы ябылганнан соң, имеш-мимешләр күп булды

(Казан, 12 сентябрь, “Татар-информ”). Зәйдә икмәк пешерү заводы ябылганнан соң, халык арасында имеш-мимешләр күп булды. Узган ел исә эшмәкәр Анатолий Шалафаев элеккеге ипи заводы бинасын сатып алып, анда зур төзекләндерү эшләре башкарып, быел аны эшләтеп җибәрде.

Сентябрь аеннан “Зәй ипие” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте ипи һәм ипи-күмәч эшләнмәләре җитештереп, район авыллары кооператив кибетләренә сатуга чыгарды. Тиздән җирле продукция шәһәр сәүдә нокталарында да пәйда булачак, дип белдерә “Зәй офыклары” басмасы.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100