Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
К.Таҗетдинова: «Квалификацияне сертификацияләү системасы оештырылачак»
Республикада квалификацияне үстерү буенча региональ агентлык оештыру турында килешү төзелде, дип белдерде ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары
(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Хәзерге вакытта Россия Федерациясендә 50дән артык һөнәри стандарт эшкәртелгән, анда һөнәри белем алып чыккан кеше белгечлеге буенча нәрсә эшли белергә, нинди приборларны куллана алырга тиешлегеге һ.б. билгеләнгән. Шушы стандарлар нигезендә эш бирүчеләрнең таләпләрен исәпкә алып, квалификацияне сертификацияләү системасы ил буенча гамәлгә кертеләчәк.
Россия Сәнәгатьчеләре берлеге белән РФ Мәгариф министрлыгы арасында квалификацияне сертификацияләү системасы кертү турында килешү инде төзелгән, ә Илкүләм квалификация үстерү агентлыгы (Национальное агентство развития квалификации - НАРК) аны гамәлгә ашыру буенча эшче органы булып кабул ителгән. Ул системалар РФ субъектларының территориаль-тармак принципы буенча оештырылачак. Моның өчен субъект дәрәҗәсендә эксперт-методика советы оештырыла, гомуми федераль сертификаторлар реестры һәм сертификация үткәрү учреждениеләре реестры кертелә.
Бүген «Татмедиа» агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова шул хакта игълан итте.
ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы белән Илкүләм квалификация үстерү агентлыгы арасында республикада квалификацияне үстерү буенча региональ агентлык оештыру турында килешү төзелгән һәм шуның буенча инде эш башланды да, дип, ул агентлыкның сертификация үзәкләре сыйфатында кайсы уку йортлары базасы кулланылачагы билгеләнде, дип шәрехләде. Мәсәлән, машина төзелеше буенча Казанның 9 нчы лицее, кунакчыллык, сервис өлкәсе буенча сәүдә-икътисад техникумы сайлап алынган, ләкин бу юнәлештәге эш дәвам иттерелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз