news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

К.Таҗетдинова: «Ел ахырына кадәр һәр атнаны 226,5 млн. сум акча сарыф итәргә кирәк»

Чөнки дөньякүләм кризисның тискәре йогынтысына каршы тору өчен 2,3 млрд. сум бүлеп бирелгән, ләкин шушы сумманың 1,79 млрд. сумы, ягъни 78 проценты гына тотылган

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов рәислегендә барган республиканың тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссиясе утырышында ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова дөньякүләм финанс кризисының тискәре йогынтысына каршы тору өчен республикада гамәлдә булган чараларны тормышка ашыруның бүгенге торышы белән таныштырды.

Министр урынбасары сүзләренчә, бюджетлардан шушы максатта барлыгы 2,9 млрд. сумнан артык (төгәлрәге, 2925,5 млн. сум) акча бүлеп бирү турында килешенгән булган, шуларның 2,875 млрд. сумы – федераль бюджеттан, 149,8 млн. сумы – республиканыкыннан.

17 ноябрь мәгълүматлары буенча, дөньякүләм кризисның тискәре йогынтысына каршы тору өчен 2,3 млрд. сум бүлеп бирелгән, ләкин шушы сумманың 1,79 млрд. сумы гына тотылган (78 проценты). Шулардан җәмәгать эшләренә 1,26 млрд. сум сарыф ителгән, кече эшмәкәрлекне үстерүгә һәм эшсез гражданнарның үзләренә эш урыны булдыруга - 475,4 млн. сум, массакүләм рәвештә эштән чыгару куркынычы янаган хезмәткәрләрне ихтыяҗ булган һөнәрләргә өйрәтү эшләренә - 53 млн. сум, гражданнарга һәм шул исәптән башка урынга күчеп эшләргә теләгәннәргә адреслы ярдәм күрсәтүгә – 2,9 млн. сум. Программалар буенча җәмәгать эшләренә һәм вакытлыча эшкә кимендә 126 мең кешелек эш урыннары булдыру күздә тотылган булса, барлыгы 222 мең кеше җәлеп ителгән. Бүгенгә җәмәгать эшләре һәм вакытлыча эш урыннары булдыру буенча республикада 5917 предприятие белән 30 меңнән артык килешү төзелгән.

Программада каралган эшмәкәрлек эшен башлап җибәрү буенча 8633 эшсез теркәлеп, үзенең эшен башлап җибәргән, шуларның 7 меңнән артыгы – авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча. Ел ахырына кадәр барлыгы 12,1 мең кешегә эшмәкәрлек эшен башлап җибәрү өчен финанс чыгымнар каралган, дип игълан итте К.Таҗетдинова. Адреслы ярдәм күрсәтү программасы буенча 386 кеше эшкә урнаштырылган, аларның күпчелеге - Чаллы, Баулы, Лениногорск, Чистай, Нурлат, Зәй, Яңа Чишмә, Балтач төбәкләре эшсезләре. Массакүләм рәвештә эштән чыгару куркынычы янаган хезмәткәрләрне ихтыяҗ булган һөнәрләргә өйрәтү өчен 5798 кеше җибәрелгән, шуларның 3671е укуын тәмамлаган һәм, нәтиҗәдә, 3623е элек эшләгән предприятиесендә эш тапкан, 48е – башка предприятиедә.

Җыеп кына әйткәндә, быелга каралган сумманы тулысынча гамәлдә кулланып бетерер өчен, ел ахырына кадәр атна саен 226,5 млн. сум акча сарыф итәргә кирәк булачак, шуннан җәмәгать эшләренә – 173,6 млн. сум, дип белдерде К.Таҗетдинова. Р.Моратов исә, үз чиратында, республиканың муниципаль берәмлек җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп,  югарыда телгә алган программаны ел ахырына кадәр үтәү мәсьәләсенә җаваплырак һәм җитдирәк карарга кирәклеген басым ясап әйтте, районнарда шуны тормышка ашыру өчен һәр атнаны ничә сум акча кирәген санап чыгаруны йөкләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100