news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кәсепчелек эшчәнлеген үстерү өчен милли киемнәр фестивале оештыру кирәк - Нури Мостафаев

"Фестиваль һөнәрчелек өлкәсен янәдән торгызу һәм популярлаштыру өчен мөһим", - ди ТР халык һөнәрчелеге һәм кәсепчелеге үзәге җитәкчесе.

(Казан, 12 май, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). ТР халык һөнәрчелеге һәм кәсепчелеге үзәге җитәкчесе Нури Мостафаев кәсепчелек эшчәнлеген үстерү өчен милли киемнәр фестивале оештырырга кирәк дип саный. Бу хакта ул Чабаксарда узган "Кәсепчелек эшчәнлеген үстерү һәм халык кәсепчелеген саклап калу” дигән түгәрәк өстәл утырышында әйтте.

Тәкъдиме белән Нури Мостафаев милли мәдәниятне һәм традицияләрне саклау һәм үстерүне төп максат итеп куйды. "Бу фестиваль һөнәрчелек өлкәсен янәдән торгызу һәм популярлаштыру, милли киемне көндәлек тормышка, халыкка чыгару өчен мөһим. Моннан тыш, чара милли декоратив-гамәли сәнгатькә, әдәби иҗатка зур кызыксыну уятырга, кәсепчелек өлкәсен үстерергә ярдәм итәчәк. Барлык халыкларның да үзенә генә хас милли өс киеме бар. Алар бер-берсеннән ниндидер элементлары белән аерылып торалар. Шуңа күрә фестивальгә Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләрне дә чакырырга кирәк. Төрле музейлар да үзләренең фондларында сакланган милли костюмнарны алып килә ала", - диде ул.

Нури Мостафаев фикеренчә, бүген осталар кул эшләнмәләрен борынгы милли үрнәкләрне, бизәкләрне кулланып эшләми. "Хәзер осталар акча эшләү юлын гына карый. Алар туристларга сату өчен тиз арада эшләнә торган сыйфатсыз кул эшләнмәләре җитештерә. Бу безнең дәрәҗәбезне төшерә. Шуңа күрә фестивальдә чын осталарны барлыйк", - диде ул.

Фикер алышканнан соң, катнашучылар әлеге тәкъдимне кабул итү өстендә эшләргә кирәк дигән карарга килде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100