news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Күсе агуы белән агуланган дип шикләнеп, Казанда өч баланы хастаханәгә салганнар

Мәктәп укучылары авыр хәлдә Балалар республика клиник хастаханәсендә дәвалана.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Валерия Белова). Казанның 60 нчы мәктәбендә укучы өч бала күсе агуы белән агуланган дип шикләнәләр. Балалар хәзерге вакытта хастаханәдә дәвалана. Бу турыда «Татар-информ»га үз чыганагы хәбәр итте.

«Кич белән ике кызны һәм бер малайны уртача авыр хәлдә хастаханәгә озатканнар. Балаларга тугызар яшь», – дип хәбәр итә агентлык чыганагы.

Гомуми билгеле булган мәгълүматларга караганда, күсе агуы белән агуланганда кешенең башы авырта, хәле бетә, тән тиресе агара, күңеле болгана.

Якынча мәгълүматлар буенча, балалар идәннән кәнфиткә охшаш әйбер тапкан һәм авыз итеп караган.

news_right_1
news_right_2
news_bot