news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

К.Сәмигуллин: Кайберәүләр мәчеттә эшләү җиңел дип уйлап киләләр дә, 2-3 айдан юкка чыгалар

Казанда Татарстан мөфтие җитәкчелегендә Диния нәзарәтенең 2017 елдагы беренче Президиум һәм Пленар утырышы үтте.

(Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ", Венера Вәлиева). "Аллага шөкер, бүген безнең республикада дин кушканча яшим дигәннәргә мөмкинлекләр күп. 1500 ләп мәчет бар. Әмма дини булып яшәү - бер хәл, ә менә дини эшләрне алып бару – бөтенләй башка җаваплылык икәнне белеп торабыз”, - диде Татарстан мөфтие Камил Самигуллин Казанда узган Диния нәзарәтенең 2017 елдагы беренче Президиум һәм Пленар утырышта. Бу хакта Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Аллага шөкер, бүген безнең республикада дин кушканча яшим дигәннәргә мөмкинлекләр күп. 1500 ләп мәчет бар. Ике атнага бер мәчет ачыла. Бу бит безнең әбиләр-бабайлар күз алдына да китерә алмаган сан. Алар кебек хәзер берәү дә намазын качып укып йөрми. Без бу хәлләргә сөенеп йөрибез, Аллаһка мең шөкер кылабыз. Әмма шул ук вакытта дини булып яшәү - бер хәл, ә менә дини эшләрне алып бару, оештыру, халык белән эшләү – бөтенләй башка җаваплылык икәнне белеп торабыз. Биредә утырган хәзрәтләр арасында 20-30 ел эшләгәннәр дә, берничә ел элек кенә нәзарәткә килүчеләр дә бар”.

Камил Сәмигуллин мәчеткә килүче кайбер имамнар халыкка намазны өйрәтү җиңел дип санап, озак эшли алмый диде. “Менә кайберәүләр мәчетләрдә эшләүне бик җиңел эшкә санап киләләр дә, 2-3 айдан юкка чыга. Чөнки биш вакыт намазны үзеңә генә түгел, җәмәгатькә дә өйрәтергә кирәк. Моның өчен әле аларны мәчеткә китерәм дип, күпме чара уздырасың, укытасың, нәсихәтлисең һәм башкаларны эшлисең. Моны бик күп дини эшләрнең башында торган хәзрәтләр генә аңлый”, - дип белдерде Татарстан мөфтие.

Җыелышта мөфтинең урынбасарлары, нәзарәтнең голәмәләр һәм казыйлар шуралары әгъзалары, республиканың барлык районнары имам-мөхтәсибләре катнашты.

Камил Сәмигуллин җыелышта шулай ук республика җитәкчеләре ярдәмендә миллионлаган сумга дини корылмалар төзелүе, Коръәннең Казан басмасы бастыру, китаплар нәшер итү, 10 мең кешелек ифтар оештырылуы турында әйтте. “Әгәр дә без үзара бердәмлекне саклый алмасак, бернинди алга китеш тә булмас иде. Димәк, динне тарату белән бергә, тынычлыкны саклау өчен дә бүгенге көндә хәзрәтләр зур тырышлык куя. Алга таба да бер-беребезгә ярдәм итеп, үзара дус булып, бердәм булып дини эшләрне алып барырга язсын иде", - дип әйтте Камил хәзрәт Сәмигуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100