news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кәүсә күзәнәкләре ВИЧ авыруына каршы торырга сәләтлеме?

Татарстан табиблары якын киләчәктә кәүсә күзәнәкләре ярдәмендә шикәр чире нәтиҗәсендә килеп чыккан аяк табаны, Альцгеймер кебек катлаулы авыруларны д

(Казан, 25 февраль, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Татарстан табиблары якын киләчәктә кәүсә күзәнәкләре ярдәмендә шикәр чире нәтиҗәсендә килеп чыккан аяк табаны, Альцгеймер кебек катлаулы авыруларны дәваларга ниятли. Бу турыда “Татар-информ” хәбәрчесенә Казан дәүләт медицина университеты ректорының фән һәм инновацияләр буенча урынбасары профессор Андрей Киясов белдерде.
Аның сүзләренә караганда, 2008 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан «2008-2010 елларда Татарстан Республикасында күзәнәк терапиясе ысулларын гамәлгә кертү» республика инновацияле максатчан программасы кабул ителде. Аның максаты - заманча күзәнәк технологияләрен файдалану нигезендә кан тамыры авырулары булган, бавыр циррозы һәм фиброзы белән авыручыларның үлеме очраклары санын киметү һәм тормыш сыйфатын яхшырту иде. Әлеге программа республиканың инновацион меморандумга да кергән иде. Аның өчен программа кысаларында күзәнәк терапиясенең заманча инновацияле фәнни казанышларын гамәли сәламәтлек саклауга кертү этабы буларак, чикләнгән клиник тикшеренүләр үткәрү планлаштырылган иде. 2008 елда программаны үтәү максаты белән, Республика клиник хастаханәсендә аскы очлык артерияләре куышлыгы каплану авырулары булган 30 кешенең 32 аягына үз кәүсә күзәнәкләре белән дәвалау операцияләре ясалган иде. 2009 елда икътисадый кризис башлану белән программаны финанслау туктатылды. Алай да табиблар бер ел дәвамында үз пациентларын күзәтеп торды. Операция ясалган кешеләрнең 30 аягы да төзәлә баруы күренде. Ике аякта гына уңай нәтиҗәләр сизелмәде.
Билгеле булганча, кәүсә күзәнәкләре – организмдагы барлык күзәнәкләрнең дәвамчысы. Алар вирусны үтерергә, кан күзәнәкләренә яңа тормыш бирергә сәләтле. Татарстан медицинасы бүгенге көндә аның нәкъ әнә бу сәләтен куллана да. 2003 елдан Казан дәүләт медицина университетында кәүсә күзәнәкләрен саклау Банкы эшләп килә. Хәзерге көндә анда 350дән артык кешенең күзәнәкләре саклана. Кәүсә күзәнәкләренең иң уңышлы чыганагы булып кендек каны санала. Бала тугач, аның кендеген кискәндә кан күзәнәкләрен алалар да, пробиркада салып, күзәнәкләр банкына илтеп урнаштыралар. Бу хезмәтнең бәясе - 40-50 мең сум белән исәпләнә.
Андрей Киясов сүзләренә караганда, якын киләчәктә программа дәүләт тарафыннан финансланса, клиник тикшеренүләрдә исбатланган дәвалау ысулларын теркәү, башка авыруларны да кәүсә күзәнәкләре белән дәвалау мөмкинлеген тикшерә башлау уйланыла. Галим әйтеп үткәнчә, Россия популяциясенең 8-10 процентында ВИЧ, СПИД авыруына каршы тора алган мутант геннар бар. Шундый кешеләрнең кәүсә күзәнәкләрен алып, ВИЧ белән авырганнарга күчереп утыркач, бу афәткә каршы тора алырбыз, дип ышана профессор. Алдагы елларда бу фаразны да дәлилләп карау галимнәрнең уйларында. Галимнәрнең планнары зурдан, шуңа күрә аларга дәүләтнең ярдәм күрсәтүе кирәк. Программа финансланса, кәүсә күзәнәкләренең дәвалау мөмкинлекләрен тулы күләмдә сынап карап булачак.


news_right_1
news_right_2
news_bot