Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Күрше төбәкләрдән аюлар Татарстан урманнарына яшәргә күченә – Ринат Чиспияков
Элек кыргый хайваннар Татарстан чикләрендә көн күреп, республика территориясе аша узып кына йөри иде.
(Казан, 18 гыйнвар, "Татар-информ", Алексей Анисимов). Татарстан урманнарында аюлар яшәгән территорияләр әкренләп Казан тирәсенә якыная бара. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанда Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм куллану идарәсенең лицензияләү, дәүләт исәбен алу, кадастр һәм хайваннар дөньясы объектларын куллануны тәртиптә тоту бүлеге җитәкчесе Ринат Чиспияков җиткерде.
"Элек аюлар Татарстан аша узып кына йөри иде, ә хәзер алар биредә утрак тормыш алып бара. Аюлар республика территориясендә даими яши, аларның өннәре дә бар. Татарстанда аюлар яшәгән җирләр Казанга якынлаша, элек бит алар республика белән чиктәш булган Марий Эл, Удмуртия Республикалары һәм Киров өлкәсенә якынрак урманнарда яши иде. Шулай ук Татарстанда аларның үрчүе дә күзәтелә", – дип билгеләп үтте Ринат Чиспияков.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз