news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Күрше хакы…

Күрше хакы…

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Әлмирә Һәдия). Кичә Мари-Эл республикасында Президент сайлаулары узды. Кандидатлар арасында милләте белән мари булган һәм өч югары белемгә ия булган Михаил Александрович Долгов та бар иде. Мари халкының милли хәрәкәте дә әлеге кандидатураны яклап чыкты. Ә Бөтенмари Шурасы рәисе Козлов Владимир Никифрович сайлауларда, күзәтүче буларак катнашуны үтенеп, Татар иҗтимагый үзәге президиумына мөрәҗәгать итте.

Күрше хакы – Алла хакы, ди мәкаль. Тарихи бергәлегебезне һәм күршелек хакын да истә тотып, Татарстанның бертөркем җәмәгать эшлеклеләре Йошкар-Оладагы сайлаулар барышында җәмәгатьчелек исеменнән күзәтүчеләр сыйфатында катнашты. Алар арасында Татар иҗтимагый үзәгеннән Рәис Габдуллин, Гөләндәм Якупова, Әминә Кәримова, Динар Шәрипов, шулай ук төрле югары уку йортларында укучы 20ләп студент та бар иде.

Ләкин республиканың элеккеге Президенты Маркелов Леонид Игоревич тарафдарлары оешканрак булып чыкты. Әлбәттә, административ ресурс та үз эшен эшләде. Нәтиҗәдә, милли хәрәкәт югары постка үз кандидатурасын үткәрә алмады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100