news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Күрмәүчеләр өчен китапханәдә Татарстанның архитектура һәйкәлләренең 3D макетлары ясалган

Алар арасында Казан Кремлендәге Спас манарасы, Губернатор сарае, Сөембикә манарасы, Благовещенск чиркәве, Кол Шәриф мәчете бар.

Күрмәүчеләр өчен китапханәдә Татарстанның архитектура һәйкәлләренең 3D макетлары ясалган
mincult.tatarstan.ru

(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”). “Татарстан осязаемый” проектын тормышка ашыру кысаларында архитектура һәйкәлләренең биш 3D макеты ясалган. Бу хакта Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы сайты хәбәр итә. 

Алар арасында Татарстанның иң популяр, танылган истәлекле урыннары, Татарстан символлары: Казан Кремлендәге Спас манарасы, Губернатор сарае, Сөембикә манарасы, Благовещенск чиркәве, Кол Шәриф мәчете.

Проект Казан Дизайн, abs3d Казан оешмалары хезмәттәшлегендә, шулай ук белем бирү һәм реабилитация, республиканың күрмәүчеләр оешмаларын җәлеп итү белән тормышка ашырыла.

Хәзерге вакытта макетлар күрмәүче эксперт-волонтерлар һәм сукырлар белән эшләүче белгечләр арасында тест презентациясе уза. Футбол буенча чемпионат алдыннан сукырлар өчен махсус китапханәдә күрү буенча инвалидларның үзенчәлекләренә яраклаштырылган күргәзмә-экспозиция ачу планлаштырыла. Ул үзенә архитектура һәйкәлләре макетларын һәм Брайл шрифтында, зурайтылган рәвештә алар турындагы мәгълүмати материалларны ала. Алар белән китапханә укучылары гына түгел, башкаланың күрмәүче кунаклары да таныша алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100