news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Күрмәүче велосипедчылар Парижга барышлый Чаллыда тукталган

Казахстан велосипедчылары алты ил, 30 шәһәр аша 5 мең чакрым юл узачак.

(Казан, 12 август, “Татар-информ”). ”Спортның чикләре юк” социаль проекты кысаларында Астана (Казахстан) – Париж (Франция) буйлап чыккан күрмәүче һәм начар күрүче велосипедчылар төркеме Чаллыда кунарга тукталган. Бу хакта “Челнинские известия” газетасы яза.

Спортсменнар “Радуга” санаториесендә тукталганнар.

Автошәһәргә кадәр велосипедчылар тәүлегенә 10 чакрым узып, сигез көн килгән. Алар һәрбер шәһәрдә үзләренә ачык йөз күрсәтүләрен әйткән. Казахстан велосипедчыларын юлларда иминлек тәэмин итеп, полицейскийлар озата килгән.

Сәяхәткә чыкканчы күрмәүче һәм аларны партнерлары - күрүче велосипедчылар таныш булмаган. Команда булдыру өчен шактый вакыт кирәк булган.

Автошәһәрдән соң алар Казан ягына юнәлә. Татарстан башкаласында алар Казахстан республикасының генераль консуллыгында булырга планлаштыралар.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100