news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Кәрия-Зәкәрия" халык уеннары бәйгесендә җиңүчеләр билгеле

Фестиваль Россиядә театр елы игълан ителү уңаеннан һәм ТАССРның 100 еллыгы кысаларында уздырыла.

"Кәрия-Зәкәрия" халык уеннары бәйгесендә җиңүчеләр билгеле
Салават Камалетдинов

(Казан, 24 апрель, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Бүген КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында "Кәрия-Зәкәрия" халык уеннарына багышланган төбәкара фестивальнең йомгаклау этабы узды. Чарада "Татар-информ" хәбәрчесе дә катнашты.

"Сәхнә йолдызлары" номинациясендә Казан театр училищесы төркеме, "Ихлас" номинациясендә Казан педагогия көллияте, "Мирасны барлаучылар" номинациясендә КФУның Алабуга институты, "Балкыш" номинациясендә "Бәйрәм" коллективы лауреат булды. Гран-прига Арча педагогия көллиятеннән Татар халык җәүһәрләре коллективы һәм "Эчтәлек ягыннан иң матур дип табылган чыгыш" өчен "Әллүки" иҗат берләшмәсе ия булды.

"Сез халыкның күңелендә, бәгырендә булган халык уеннарын популярлаштырасыз. Кызганыч, без халык иҗатын югалта барабыз. Әмма фестивальнең эчтәлеген тәшкил иткән халык мирасы әле озак еллар яшәр һәм әлеге белемнәрне сез киләчәк буынга да тапшырырсыз дип уйлыйм", - диде Татарстан Дәүләт Советы депутаты Анастасия Исаева.

Югары мәктәп деканы Рамил Мирзаһитов фестивальне киләсе елда мәктәп укучыларын да катнаштырып, ТР Мәгариф министрлыгы белән берлектә тагын да масштаблырак форматта уздырылачагын әйтте. "Беренче коймак төерле була, диләр. Шуңа күрә ниндидер җитешсезлекләр булса, гафу итәрсез", - диде декан.

"Салават Күпере" һәм "Сәхнә" театр журналларының баш мөхәррире Зиннур Хөснияр татар халкының гореф-гадәтләре әби-бабайлардан калган бөек хәзинә булуын искәртте. "Алар безнең һәр күзәнәктә, алар безне яшәтә, кеше итә. Әгәр дә шушы уеннарны уйнаган студент үз күңеле аша кичерә икән, ул аны гомергә онытмаячак. Институт һәм көллиятләрдән менә дигән белгечләр чыга дигән сүз", - диде ул.

"Кәрия-Зәкәрия" - халкыбыз уеннарына багышланган фестиваль. Ул 2019 елда Россиядә театр елы игълан ителү уңаеннан һәм ТАССРның 100 еллыгы кысаларында КФУ, АҖ «ТАТМЕДИА», «Сәхнә» театр һәм «Салават күпере» балалар журналлары редакцияләре белән берлектә уздырыла. Ул – булачак педагогларны татар халкы традицияләре ярдәмендә тәрбияләүне максат итеп куя.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100