news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кәрим Тинчуринга багышланган күргәзмәдә артистлар белән очрашулар оештырылачак

Кәрим Тинчуринга багышланган «Сүнмәс йолдыз» күргәзмәсе - Тинчурин театры белән Милли музейның уртак проекты.

(Казан, 14 сентябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татар театрына нигез салучыларның берсе, драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел булуга багышлап ачылган «Сүнмәс йолдыз» күргәзмәсе алга таба артистлар белән очрашулар оештырылачак урынга, театр уку йортларында укучы студентларның иҗади студиясенә әверелергә мөмкин. Татарстан Республикасы Милли музее директоры урынбасары Светлана Измайлова Милли музей белән Тинчурин театрының уртак проекты булган күргәзмәнең дәвамын шулай күрә.

Күргәзмә Концепциясе буенча, биредә театр рухы тудырылган, Кәрим Тинчурин белән Салих Сәйдәшевның уртак хезмәттәшлегеннән туган спектакльләрнең декорацияләре, костюмнары урнаштырылган.

Искәртеп узабыз, күргәзмә бүген Татарстан Республикасы Милли музеенда ачылды. «Сүнмәс йолдыз» күргәзмәсе - Тинчурин театры белән Милли музейның уртак проекты. Күргәзмәгә Милли музей фондларында, Салих Сәйдәшев музеенда һәм Тинчурин театрында сакланган ядкарьләр куелган.

Күргәзмә 8 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100