Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кәрим Тинчурин театрының 80 еллык юбилеена республика җитәкчелеге “КамАЗ” автомобиле бүләк итте
Татар театр сәнгатенә керткән өлеше өчен, театрның күренекле артисткасы Исламия Мәхмүтова бүген “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде
(Казан, 8 ноябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген татар театры сәнгате дөньясында күркәм бәйрәм – авыр һәм катлаулы юл узган, кабатланмас тарихка ия, данлыклы Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оешуга 80 ел тулуга багышланган юбилей кичәсе узды.
Республика җитәкчелеге, ТР Дәүләт Советы, ТР Мәдәният министрлыгы исеменнән юбилярларны вице-спикер Римма Ратникова тәбрикләде. Ул үз чыгышында театрның - тарих сәхнәсе, һәр спектакльнең вакыйгага әйләнүен билгеләп үтте. Кәримтинчуринлыларның ихлас, тирән мәгънә салып уйнауларын, мәдәниятебезне, халкыбыз традицияләрен, телебезне саклауга өлеш кертүләрен белдерде. И.Мәхмүтова, Н.Шәйхетдинов һәм башкалар кебек күренекле артистлар белән горурлануларын әйтте. Театрга талантлы яшьләрнең килүен, димәк, театрның матур, якты киләчәге булуын билгеләп үтте. Бүгенге көндә театрда режиссер булып эшләгән Рәшит Заһидуллинның театрга, халкыбызга һәм республикага хезмәт итүен, Тумашевлар, Сираҗиевларның эшен дәвам итүен белдерде. “Театрыбыз гөрләп торсын, яхшы пьесалар булып торсын, яшьләр килеп торсын”, - дип, ул ТР Президенты исеменнән “КамАЗ” автомобиле алу өчен сертификат тапшырды.
Татар театр сәнгатенә керткән өлеше өчен, театрның күренекле артисткасы Исламия Мәхмүтова бүген “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде. Яшь талант Гөлназ Нәүмәтовага ТР атказанган артисты исеме бирелде. ТР халык артисты Ләлә Миңнуллинага һәм ТР атказанган артисты Шамил Фәрхетдиновка ТР Президентының Рәхмәте тапшырылды.
Кәрим Тинчурин исемендәге театр 1933 елның 6 ноябрендә бөек драматург, режиссер һәм актер, татар театры сәнгате үсешенә саллы өлеш керткән Кәрим Тинчурин фатихасы белән колхоз-совхоз театры буларак оеша.
Бөек Ватан сугышы елларында да үзенең эшчәнлеген туктатмаган театр 80 ел буе яраткан тамашачаларын яңадан-яңа спектакльләре белән сөендереп тора. Шул гомер эчендә театрда татар милли сәнгатенең алтын баганаларын тәшкил иткән бөек драматурглар - Т.Миңнуллин, А.Гыйләҗев, И.Юзеев һ.б., мәртәбәле режиссерлар Г.Ильясов, К.Тумашева, Р.Тумашев, Р.Заһидуллин һ.б., зирәк җитәкчеләр М.Хәмзин, Р.Әбелмәмбәтов, Ф.Мөсәгыйтов һ.б., халык күңелен яулаган мөхтәрәм аристлар Х.Исмәгыйлов, Ф.Фарсин, Г.Нуруллин, И.Мәхмүтова, Н.Шәйхетдинов кебек күренекле шәхесләребез үсеп чыкты. Иң куанычлысы шул: 80 ел буе театр үзен яшәтүче иң төп көч – тамашачылары белән бергә атлады.
Театр 80 нче туган көнен, театр үзенең дуслары, хезмәттәшләре, сөекле тамашачылары белән бергә каршылады. Бәйрәм кичәсендә РФ Театр әһелләре берлеге рәисе Александр Калягинның тәбрикнамәсе ирештерелде, республика театрлар директорлары һәм режиссерлары котлады. Александр Калягин үз тәбрикнамәсендә: “Тамашачының яраткан театры булып калыгыз, аларның өметләрен аклагыз”, - диелә. Ә республиканыкылар “тамашачыны яраттырган театрның” башка театрлар белән дуслыкны тагын да ныгытуын, тарихи сәхифәләрне арттыруын һәм тамашачыны елата да, шатландыра да торган спектакльләр куюларын теләп калды.
Бәйрәмнең тантаналы өлешеннән соң театр сөекле тамашачыларына һәм мөхтәрәм кунакларына, К.Тинчурин театрының символына әверелгән, татар милли мәдәниятенең йөзек кашы булган К.Тинчуринның үлемсез “Сүнгән йолдызлар” музыкаль трагедиясен тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз