news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кәрим Тинчурин театрында — премьера

“Шәкүр карак” спектаклендә бүгенге көн татар авылының кырыс чынбарлыгы гына сурәтләнеп кенә калмый, ә милли проблемалар да күтәрелә


(Казан, 24 апрель, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Иртәгә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры яшь драматруг Илгиз Зәйниевнең “Шәкүр карак” дигән пьесасы буенча сәхнәләштерелгән спектакльнең премьерасын тәкъдим итә. Сәхнәгә аны Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театрының баш режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов куя.
Спектакльнең рәссамы — М.Җәлил исемендәге дәүләт премиясе иясе Сергей Скоморохов, композиторы — Юрий Чаплин.
Рольләрне Татарстанның халык һәм Россиянең атказанган артисты Наил Шәйхетдинов, Татарстанның халык артистлары Нуретдин Нәҗмиев, Ләлә Миңнуллина, Зөфәр Харисов, Татарстанның атказанган артистлары Әлфия Хәсәнова, Миләүшә Нәҗмиева, Илгизәр Хәсәнов, Илсөяр Сафиуллина, артистлар Фәһим Ситдыйков, Гүзәл Гарәпшина, Лилия Мәхмүтова, Ренат Шәмсетдинов, Алмаз Фәткуллин, Ирек Хафизов, Фирнат Насыйбуллин, Гөлназ Мәхмүтова, Айгөл Әхмәтова башкара.
Илһам, Франциядән килгән дусты белән, данлыклы ат карагы — Шәкүр карак турында кино төшерергә дип туган ягына кайта. Тыныч кына үз көнен күреп яткан авыл халкын әлеге хәбәр җанландырып җибәрә. Инде булачак киноның сценарие дә, “артистлары” да әзер, җиһаз-аппаратуралар мәсьәләсе дә, хәтта, финанс ягы да хәл ителгән. Ләкин кино төшерү өчен авылда (хәтта районда да) атлар юк икән! Бу мәсьәләне хәл итү эшенә ике сугышны күргән Габдулла карт алына.
Нечкә юмор белән сугарылган әлеге спектакльдә бүгенге көн татар авылының кырыс чынбарлыгы гына сурәтләнеп калмый, ә милли проблемалар да күтәрелә.
Премьера Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концерт залында узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot