news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кәрим Тинчурин театрында билет бәяләре арта

Узган сезонда К.Тинчурин театрына йөрүче тамашачылар саны да арткан.

(Казан, 13 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында быелгы 83 нче сезонда билет бәяләре артачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов хәбәр итте. Аның сүзләренчә,билетларга бәяләр сизелерлек артмаячак.

“Без күп дигәндә бер рәткә бәяләрне арттырачакбыз. Мисал өчен, иң җайлы рәткә бәяләр 1 мең сум булырга мөмкин”, - диде ул.

Узган сезонда К.Тинчурин театрына йөрүче тамашачылар саны да арткан. “Без бит завод түгел. Була шундый еллар: җәй көне дә эшләргә туры килә. Мисал өчен, Универсиада вакытларында. Икенче елга, мисал өчен, төзекләндерү эшләре башларга уйладык, ди. Ул елны спектакль саны да, тамашачы саны да азрак була”, - диде Фәнис Мөсәгыйтов.

Аның сүзләренчә, тамашачыларның якынча 54 проценты комедиягә, 24-30 проценты мелодрамага, 5 проценты драмага өстенлек бирсә, калган тамашачылар төрле жанрдагы спектакльләр карарга ярата.

Узган театр сезонынң иң яхшы спектакле дип, театр директоры “Кияүләр”не атады. Исламия Мәхмүтованың “Мәхәббәт чишмәсе” спектакле дә, ничәнче сезон баруына карамастан, тамашачы яратып йөри, дип аңлатма бирде Фәнис Мөсәгыйтов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100