news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кәрим Тинчурин театры хәзинә эзләтә

Театрда яңа акция старт ала.

(Казан, 16 октябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бөек драматург, актер, режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулу һәм театрның туган көне уңаеннан, "Хәзинә тап" акциясен игълан итә.

Театрның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, акция шартлары түбәндәгедән гыйбарәт: Кәрим Тинчурин әсәрләре буенча куелган спектакльләргә чакыру билетлары, махсус конвертка салынып, Казанның драматург исеме белән бәйле урыннарында яшереләчәк. Билетның кайсы урында яшерелүе турында мәгълүмат видеоязмалар рәвешендә театрның сайтында, шулай ук социаль челтәрләрдәге рәсми төркемендә урнаштырылачак. Тамашачыларга исә, шуларны карап, чакыру билетын иң беренче булып табып өлгерергә кирәк. Акция шартлары буенча билетны тапкан кеше рәсми төркемгә фото яки видео рәвешендә хисап җибәрергә тиеш була.

news_right_1
news_right_2
news_bot