news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кәрим Тинчурин театры Германиягә китте

18 ноябрьдә татар артистлары Германия тамашачысына "Назлы кияү" спектаклен күрсәтәчәк.

(Казан, 17 ноябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Бүген, 17 ноябрьдә, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Германиягә гастрольгә китте. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә К.Тинчурин исемендәге театрының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Әлеге иҗади сәфәр татар театрына нигез салучыларның берсе – күренекле драматург, актер һәм режиссер К.Тинчуринның тууына 130 ел тулу уңаеннан оештырыла. Иртәгә, 18 ноябрьдә, коллектив Россия Федерациясенең Бонн шәһәрендәге Генераль консуллыгында бөек драматург әсәре буенча куелган иң күңелле спектакльләрнең берсен – шаян рухлы “Назлы кияү” музыкаль комедиясен күрсәтәчәк. Сәфәр кысаларында Лейпциг шәһәрендә милләттәшләребез белән иҗади очрашу да күздә тотыла. Шул уңайдан артистлар махсус концерт программасы әзерләде. Труппа Казанга 20 ноябрьдә әйләнеп кайтачак.

Исегезгә төшереп узабыз, Тинчурин театрының иҗаты республикада гына түгел, Татарстаннан читтә яшәүче тамашачылар арасында да зур кызыксыну уята. Казанга кунакка килгән татар диаспоралары вәкилләре театр спектакльләрен күргәннән соң, үз төбәкләрендә гомер итүче милләттәшләребез белән тинчуринлыларны даими очраштыра килә. Коллективның Россия төбәкләре буйлап оештырылган даими гастрольләре моның ачык мисалы булып тора. Моннан тыш, Тинчурин театры соңгы елларда чит ил сәхнәләрендә дә зур уңыш белән чыгыш ясый. Әйтик, Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар”, Нәкый Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин”, Мирсәй Әмирнең “Гөлшаян” спектакльләре Төркиянең төрле шәһәрләрендә күрсәтелде. 2012 елда тинчуринлылар Бельгиянең Брюссель һәм Брюгге шәһәрләрендә татарның бөек шагыйре Габдулла Тукай әсәрләренә нигезләнеп сәхнәләштерелгән “Сөй гомерне!” шигъри драмасын тәкъдим итте. Спектакльне әлеге ил халкы гына түгел, ә күрше Франция һәм Германиядән дә милләттәшләребез килеп карый алды. 2016 елда исә коллектив Финляндия башкаласында “Сөй гомерне!” һәм “Без – кырык беренче ел балалары” әдәби спектакльләрен уйнады.

Быел исә Тинчурин театры, соңгы еллардагы күркәм традицияне дәвам итеп, Германиядә чыгыш ясаячак. Әлеге зур проект Германиядәге татар диаспорасы вәкилләре тәкъдиме һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100