news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кәрим Тинчурин театры Бонн шәһәрендә «Назлы кияү» музыкаль комедиясен күрсәтте

Театр Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулуга багышланган чараларны Германиядә төгәлләде.

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бөек татар драматургы Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулуга багышланган чараларны Германиядә төгәлләде. Кичә театр коллективы Бонн шәһәрендәге Россия Федерациясенең Генераль консуллыгында Кәрим Тинчурин пьесасы буенча куелган «Назлы кияү» музыкаль комедиясен күрсәтте, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Кичәне Генераль консуллык вәкиле: «Бүген безнең Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры спектаклен татар телендә карау мөмкинлеге бар», — дип сәламләү сүзләре белән ачып җибәргән.

Тинчурин театрының баш режиссеры Рәшид Заһидуллин тамашачыларны сәламләп: «Назлы кияү» спектакле бөек драматург Кәрим Тинчурин әсәре буенча куелган. Театрыбыз нәкъ менә аның исемен йөртә. Әсәр автор тарафыннан 1914 елда иҗат ителгән. Бу аның иң беренче музыкаль комедияләреннән берсе. Гастрольләребез Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулуга багышлана. Шушы югары нотада без әлеге истәлекле дата уңаеннан оештырылган чараларны төгәллибез», — дигән.

Германиядәге «Аргамак» яшьләр оешмасы җитәкчесе Ильяс Ямбаев театр коллективын Германиядә күрергә бик шат булуын белдергән.

«Назлы кияү» спектакле зур уңыш белән үтте. Тамашачылар комедияне яратып кабул итте, артистларны көчле алкышларга күмде. Спектакльне Германиядә яшәүче милләттәшләребез генә түгел, ә Бельгия, Голландия татарлары да тамаша кылды”, - ди матбугат хезмәте.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100