news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кәрим Тинчурин исемендәге VII Халыкара милли драматургия театр фестивале ачылды

Фестивальнең беренче көнендә Кәрим Тинчурин каберенә чәчәкләр китерелде, Тинчурин театры «Назлы кияү» спектаклен тәкъдим итте

 (Казан, 16 сентябрь, “Татар-информ”). Кичә Татарстан башкаласында Кәрим Тинчурин исемендәге VII Халыкара милли драматургия театр фестивале ачылды.

Фестивальнең беренче көнендә Казанның Архангел зиратында Кәрим Тинчуринның каберенә чәчәкләр китерелде. ТР Язучылар берлегеннән, Татарстан театрларыннан вәкилләр катнашты. Әлеге зиратта 1929-1942 елларда атып үтерелгән, сәяси репрессия корбаннары исемнәре уелган мемориал стела куелган. Биредә шулай ук, Кәрим Тинчурин исеме дә бар (бу мәгълүмат Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе архивыннан алынды). Мондый чара Кәрим Тинчуринның күмелгән урыны төгәл билгеле булганнан соң, әдипнең туган көнендә беренче мәртәбә уздырыла.

Шулай ук кичә, көндезге 3 тә «Хәзерге җәмгыятьтә милли драматургия үсеше» дигән темага түгәрәк өстәл уздырылды. Түгәрәк өстәлдә фествальнең кунаклары: Калмыкия, Чувашия, Башкортстан, Татарстан театрлары вәкилләре катнашты.

Кич Кәрим Тинчурин исемендәге VII Халыкара милли драматургия театр фестивален тантаналы ачу кичәсендә ТР Мәдәният министрлыгының профессиональ сәнгать бүлеге мөдире Дилия Хәйретдинова катнашты, РФ Театр әһелләре берлегеннән милли театрлар бүлеге җитәкчесе Марина Корчак, берлекнең җитәкчесе Александр Калягин исеменнән котлау җиткерде. Фестивальдә катнашучы театрларның җитәкчеләре сәхнәдә татар халкының милли баш киеме − түбәтәй белән бүләкләнде.

Кичә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының Кәрим Тинчурин пьесасы буенча куелган «Назлы кияү» спектакле белән дәвам итте. Соңыннан тинчуринлыларга фестивальнең бәллүрдән эшләнелгән махсус бүләге тапшырылды. Драматург К.Тинчурин бюсты сурәтләнгән шундый бүләккә фестивальдә катнашучы барлык 8 театр да ия булачак, дип хәбәр итә К.Тинчурин театрының матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100