news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кәрим Тинчурин исемендәге театр артистлары Аксубайда спектакль куйды

Спектакль дәвамында тамашачылар арыганчы көлделәр, артистлар чыгышын көчле алкышларга күмделәр.

Кәрим Тинчурин исемендәге театр артистлары Аксубайда спектакль куйды
aksubayevo.ru/news/sogy-yaalyklar/aksubay-skhnsend-krim-tinchurin-isemendge-tatar-dlt-drama-m-komediya-teatry

(Аксубай, 25 август, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Светлана Ашаева).  Аксубай сәхнәсендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар Дәүләт драма һәм комедия театры
“Алай түгел, болай ул” спектаклен тәкъдим итте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Пьеса комедия жанрына ия һәм ул төрле сюжетларны үз эченә алган аерым дүрт спектакльдән тора, әмма бер теманы – гаилә кыйммәтләре мәсьәләсен яктырта. Артистлар, гаилә бәхетен саклап калу өстендә гаиләнең һәр әгъзасы эшләргә тиешлеген һәр тамашачының исенә төшереп, һәр гаиләдә килеп чыккан көндәлек тормыш һәм мәхәббәт проблемаларын, әсәр авторына хас булганча, уен-көлке белән бәян иттеләр.

Спектакльдә халык артисткасы Резидә Төхвәтуллина, Татарстанның атказанган артистлары Харис Хөснетдинов, Ренат Шәмсетдинов, шулай ук күренекле артистлар Лилия Камалиева, Зөлфәт Закиров, Гөлчәчәк Хафизова уйнадылар. Спектакльнең режиссер-куючысы һәм сценография авторы – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин, хормейстер Алия Хамзина, хореограф Раушан Шәехов.

Спектакль дәвамында тамашачылар арыганчы көлделәр, артистлар чыгышын көчле алкышларга күмделәр. 

Балалар да артистлар чыгышын онытылып күзәттеләр. Артистларга рәхмәт әйтергә сәхнәгә район башлыгы Камил Гилманов чыкты. Ул спектакль дәвамында тамаша залында булды һәм, спектакль карарга килгән барлык кешеләр кебек, чыгыш ясаучыларның рольләрне оста итеп уйнауларына таң калып утырды. Залда алкышлар озак вакыт тынмады, тамашачылар артистларны сәхнәдән җибәрергә теләмәделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100