news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт һәм драма театры премьералар әзерли

Шуның берсен - Нурмөхәммәт Хисамов әсәре буенча куелган “Йосыф-Зөләйха” спектаклен 22-23 декабрьдә тамаша кылырга мөмкин булачак

(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт һәм драма театры премьералар әзерли. Шуның берсен - Нурмөхәммәт Хисамов әсәре буенча куелган “Йосыф-Зөләйха” спектаклен 22-23 декабрьдә тамаша кылырга мөмкин булачак.
Театрның директоры Фәнис Мөсәгыйтов хәбәр иткәнчә, Нурмөхәммәт Хисамов әсәре буенча куелган “Йосыф-Зөләйха” спектакленең премьерасына әзерлек узган ел ук башланган. “Бик чыгымлы спектакль. Спектакль куелмыйча, аның төгәл саннарын әйтеп бетереп булмый”, - дип белдерде ул. Шулай да матбугат очрашуы барышында әлеге спектакльгә 1 млн.800 мең сум акча тотылуы билгеле булды. Әлеге спектакль спонсорлар ярдәме белән куела, театрның гына моңа көче җитми. Баш режиссер Рәшит Заһидуллин хәбәр иткәнчә, тарихи спектакльләрне кую кыйммәткә төшә. Яхшы спектакльләр кую өчен финанслауның да яхшы булуы кирәк, ди ул. Гади генә спектакльне кую да 500 мең сумнан артып китә. Рәшит Заһидуллин сүзләренчә, акча җитмәү сәбәпле, бик күп кенә яхшы пьесалар дөнья күрми.
“Йосыф-Зөләйха” пьесасын Нурмөхәммәт Хисамов театрга 3 ел элек үк алып килгән булган, әмма финанслар булмау сәбәпле, куелмый торган. “Туксанынчы елларда “Итил суы ака торур” спектаклен куйганда гына да ул чактагы бәяләр белән 2 млн. сум акча китте. Чөнки спектакльгә костюмнар күп кирәк, бу кыйммәткә төшә”, - диде режиссер.
“Йосыф-Зөләйха” спектаклен кую өчен грант килгәч үк, эш башланган. Ай ярым-ике айда костюмнар тегелгән.
“Без төп нөсхәгә тулысынча туры килә торган тарихи спектакль түгел, матур риваятькә корылган әсәр куйдык. Хуҗа Насретдин кебек, гүзәл Йосыфның да хуҗалары күп. Аны төрле милләтләр үзенеке дип саный, ул Коръәндә дә, Библиядә дә чагылыш тапкан. Шуңа күрә без тарихи персонаж мотивлары буенча матур риваять куярга тырыштык. Нурмөхәммәт Хисамовның төп казанышы шунда: ул шундый зур материалдан иң мөһим өлешләрен аерып чыгарып, бер сюжетка тупланган, күп кеше катнаша торган пьеса эшли алды. Мин монда спектакльдә барган вакыйгаларны шәрехләүчене кертеп җибәрдем. Кол Гали әсәрен ничек язылган - шулай итеп куеп булмый”, - диде Рәшит Заһидуллин.
Әлеге спектакль агымдагы сезонның иң якты һәм истә калырлык вакыйгаларының берсе булырга кебек. Режиссер Кол Галинең мистик табигатьле поэмасы белән Н.Хисамовның прозасын, каһарманнар арасындагы мөнәсәбәтләрнең психологик бөтенлеген саклаган мәлдә, күләмлелек аша берләштерә. Шул сәбәпле, спектакль куелышы стилистикасы ягыннан драматик театр яссылыгына күчерелгән операны хәтерләтә. Н.Хисамов тарафыннан Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф”ы зур осталык белән драма теленә күчерелгән. Чорлар һәм мәдәниятлар арасындагы чикләре җуелган әсәр бар халыклар һәм дәверләр өчен дә тормыш энциклопедиясе булып тора.
Спектакльдә труппаның барлык ир-ат артистлары да катнаша. Күмәк сәхнәләргә исә Казан театр училищесы актерлык бүлегенең беренче курс студентлары җәлеп ителгән. Йосыф ролен театрның әйдәп баручы яшь артисты Илфак Хафизов, Зөләйха ролен Лилия Вилданова, Резидә Сәлахова башкара. Режиссеры – Рәшит Заһидуллин, рәссамы – Роман Миров, композиторы – Резидә Ахиярова, хореографы – Мария Лазукова.
Театрда тагын премьераны тамашачыга 28 декабрьдә тәкъдим итәргә әзерлиләр. Ул да булса Разил Вәлиевнең шигырьләренә нигезләнгән “Язмышым юллары” шигъри-музыкаль спектакле. Аның буенча репетицияләр җәйдән бирле алып барыла. Спектакльнең инсценировкасын Резидә Сәлахова эшләгән.
“Миңа материал бик кызыклы тоелды. “Бик җанлы” спектакль. Анда бер генә фонограмма да юк, бөтенесе “тере тавыш”. Спектакльгә 10 кеше җәлеп ителгән. Алар Разил Вәлиевнең шигырьләрен, прозасын укый, аның әсәрләренә язылган җырларны башкара. Бу конкрет кеше – шагыйрь Разил Вәлиев язмышы турында түгел, ә иҗат кешесе хакында. Бу спектакльне караган иҗат кешеләре анда үзләренең язмыш юлларын да күрә алыр дип уйлыйм. Ул 10 новелладан тора, һәркайсының исеме бар: алар “Әнкәй”, “Балачак”, “Мәктәп”, “Сөйгәнем”, “Мөнәсәбәт” һ.б. мин әдәби театр белән тәҗрибә үткәрүемне дәвам итәм”, - диде Рәшит Заһидуллин. Бу алымның рус театрларда киң таралганлыгын белдереп.
“Мондый спектакльләр булырга тиеш, - дип саный баш режиссер. – бөтен кешенең дә китап укырга вакыты юк. Тукай шигырьләренә нигезләнгән спектакль белән без кайда гына булмадык. Аннан соң әдәби төрдәге спектакльләрнең бюджеты кечкенә. Алар бер көнлек кенә түгел, бу спектакльләр белән ел буе йөрергә була”.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100