news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Яңа ел әкиятләре күрсәтеләчәк

“Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” проектында тинчуринлылар да катнаша, төрле чаралар әзерли

 (Казан, 15 декабрь, “Татар-информ”). Бу уку елында ТР мәгариф учреҗдениеләренең беренче сыйныф укучылары өчен “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” исеме белән мәдәни-мәгърифәти проект игълан ителде. Ул быел 1 октябрьдән киләсе елның 26 маена кадәр дәвам итәчәк, конкурс исә 12 ноябрьдән 2015 елның 26 маена кадәр үткәрелә.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры да әлеге проектта катнаша, дип хәбәр итә театрның матбугат үзәгеннән Рузалия Тимербаева.

Аерым алганда, 24 декабрьдән 6 гыйнварга кадәр театрда балалар өчен Яңа ел әкиятләре күрсәтеләчәк. Спектакль барышында театр фойесында балалар почмагы эшләячәк. Нәни тамашачыларга үзләренең яраткан әкият каһарманнары белән фотога төшү мөмкинлеге карала, мисалга, Шрек, Үрмәкүч-малай, Ясмин, Чиполлино әкияте каһарманнары.

Шушы көннәрдә спектакльләргә “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” белән килгән укучыларга атаклы драматург һәм режиссер, актер, татар театрына нигез салучыларның берсе булган Кәрим Тинчуринга һәм аның исемен йөрткән Татар дәүләт драма һәм комедия театрына багышланган музейда экскурсия һәм кызыклы викториналар оешытыру күздә тотыла. Викторина җиңүчеләренә исә истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot