Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Күргәзмә һәм шахмат турниры
Күргәзмә һәм шахмат турниры
(Чаллы, 23 декабрь, "Татар-информ", Илисә Ганиева). Бүген Чаллының картина галереясында шәһәрдә бердәнбер картиналар коллекционеры Валерий Ковшаревның күргәзмәсе ачылды. Экспозициядә Чаллының 16 рәссамының 70кә якын эше бар.
Валерий Ковшаревның коллекциясе теге яки бу рәссамның төрле чор иҗатын чагылдыручы картиналары белән кызыклы. Икенче аермасы шунда ки, анда тәкъдим ителгән барлык авторларның да диярлек автопортретлары бар. Кызыксынучылар Александр Петров, Хәмзә Шәрипов, Геннадий Шмаков, Геннадий Назаренко, Александр Ильин һәм башкаларның картиналарын күрә ала. Күргәзмәдә Голландиядә яшәп иҗат итүче рәссам Владимир Мышовның да соңгы картиналары тәкъдим ителгән.
Чаллы коллекционеры Валерий Ковшарев һөнәре буенча шахмат тренеры. Әлеге борынгы һәм мавыктыргыч уен аны Хәмзә Шәрипов, ә аннары башка рәссамнар белән таныштырган. Шул рәвешле, ул рәсем сәнгате һәм картиналар коллекцияләү белән мавыгып киткән. Валерий Ковшарев моны истә тотып, Чаллы рәссамнарына картина галереясында берьюлы шахмат уены да үткәрергә тәкъдим иткән. Күргәзмәне ачарга чакырылган барлык рәссамнар да турнирда катнашырга риза булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз