news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Күргәзмәдә - кырымтатар туйлары экспозицияләре

Күргәзмәдә - кырымтатар туйлары экспозицияләре

(Симферополь, 10 март, “Татар-информ”, Диләвәр Османов). Симферопольнең Кырымтатар этнография музеенда кырымтатар туена багышланган “Бүген бездә туй” исемле күргәзмә ачылды. Күргәзмә кырымтатар туен оештыру һәм үткәрү йолалары: кыз димләү, бүләкләр алышу, кияү белән кыз, кода һәм кодагый йолалары, шулай ук музыкантлар киемнәре, кырымтатар көнкүреше һәм савыт-саба әйберләре белән таныштыра. Күргәзмәгә куелган экспонатлар 18-20 гасырларга карый.

Депортацияләнгән җирләрендә кырымтатар халкы туйлары гадәти кысалардан тайпылып, туганнар, таныш-белешләр белән генә түгел, ә кырымтатар милли хәрәкәте активистлары белән очрашу урынына да әверелгән иде. Иминлек хезмәте мондый аралашуга чик куя алмады. Ул елларда кырымтатар туйларында “Ватан җыры”н (“Ватан авасы”) башкару гадәткә кергән иде. Туйда катнашкан һәр кеше бу җыр өчен акча салды һәм бу акча милли хәрәкәт кассасына күчерелеп килде.

Туган җирдән еракта үткәрелгән бу кырымтатар туйлары – Кырым татарларының бай музыкаль мирасын һәм фольклорын саклап калуның төп чыганагы һәм ысулы булды. Анда гореф-гадәтләр яңартылды, Кырым татарлары үзара аралашты һәм яшьләр бер-берсе белән танышып кавышты.

Кыскасы, ул дәһшәтле еллар туйлары туй гына түгел, ә Кырым татарларының мәдәни, рухи, милли һәм сәяси үзәге булып та торды. Илдә үзгәртеп кору җилләре искәч, алар тик үз функциясен генә үти башлады.

news_right_1
news_right_2
news_bot