news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Күренекле журналистлар турында китап дөнья күрде

Ул гәзитнең 100 еллык юбилее уңаеннан басылды.

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). «Кызыл таң» газетасының күренекле журналистлары турында “Кызыл таң” шәхесләре” дигән китап дөнья күрде. Бу хакта "Бөтендөнья татар конгрессы" матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ул гәзитнең 100 еллык юбилее уңаеннан басылды. Авторы – Фәрит Фаткуллин.

Абруйлы басманың 90 еллыгына “Кызыл таң” энциклопедиясе”, 95 еллыгына фотоальбом чыгарылган иде.

“Кызыл таң” шәхесләре”ндә гәзит чыга башлаганнан алып эшләгән күренекле кешеләр, тарихи фактлар, кызыклы һәм фәһемле язмалар белән танышырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot