Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Күренекле журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев "Татмедиа"ААҖ генераль директоры киңәшчесе булган
Бүген шул хакта билгеле булды
(Казан, 24 ноябрь, “Татар-информ”). Күренекле журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Римзил Салих улы Вәлиев "Татмедиа" ачык акционерлар җәмгыяте генераль директоры киңәшчесе итеп билгеләнгән. "Татмедиа"ААҖ генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миннәхмәтовка аны үзенең киңәшчесе сыйфатында тәкъдим иткән.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының мәгълүмат-аналитика идарәсенең “Дөнья” студиясе баш редакторы Римзил Вәлиевне киң җәмәгатьчелек озак еллар дәвамында "Азатлык" радиосының Казан бүлеге җитәкчесе буларак, татар һәм рус телләрендәге төрле ММЧда дөнья күрә килгән публицистик язмалары, журналистик хезмәтләре буенча яхшы белә.
Исеме “Татар энциклопедиясе”нә кергән Римзил Вәлиев 1949 елның 7 мартында Башкортстанның Бишбүләк районы Дүсән авылында туган. Башкорт университетын (1972), ВЛКСМ Үзәк Комитет каршындагы Югары комсомол мәктәбен (Мәскәү, 1975) тәмамлый. 1966-67, 1972-73 елларда «Светлый путь» район газетасында (Башкортстан АССР) эшли. 1975-79 елларда Уфада «Ленинец» газетасында бүлек мөдире, җаваплы сәркәтип була. «Комсомольская правда» (1979-83) һәм «Советская культура» (1983-85) үзәк газеталарының Идел буе республикалары буенча үз хәбәрчесе. 1985тән «Слово агитатора» журналында җаваплы сәркатиб. 1989-91дә «Идел» журналының беренче баш мөхәррире, 1991-93тә «Дөнья» газетасын оештыручы һәм баш мөхәррире, 1992 елдан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары, 2002дән Россия татарларының милли-мәдәни федераль советы рәисе, 1995-2006 да «Ватан» җәмгыяте президенты, 1995-2000 дә «Татарстан» дәүләт телерадиотапшырулар компаниясенең чит илләр өчен тапшырулары «Дөнья» радиостудиясе мөхәррире сыйфатында хезмәт куя. 2000-2011 елда «Ирекле Европа» - «Азатлык» радиокорпорациясенең Казандагы вәкиллеге директоры, аннары - zilant.tv интернет-сәхифәсе мөдире.
Очерк, репортажлары, аналитик мәгълүматларга бай радиопрограммалары җирле этник проблемаларга, татар халкы тарихы һәм мәдәниятенә, ТРның халыкара мөнәсәбәтләренә багышлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз