Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Күренекле язучы Әхәт Гаффар «Казан нуры» мәчетеннән соңгы юлга озатылды
Әхәт Гаффар үзенең рәсми туган көнендә – 1 гыйнвар көнне үз өендә вафат булган.
(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Күренекле язучы Әхәт Гаффар «Казан нуры» мәчете ишегалдыннан соңгы юлга озатылды. Озатучылар арасында рәсми затлар да, язучының каләмдәшләре дә, якташлары һәм укучылары да бар иде.
Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин Татарстан Президенты Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең кайгы уртаклашу телеграммасын укыды.
Татарстан Президенты карамагындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова мәрхүм белән булган соңгы сөйләшүләре турында әйтте, туганнарының кайгысын уртаклашты.
Әхәт Гаффар үзенең рәсми туган көнендә — 1 гыйнвар көнне үз өендә вафат булган. Язучы, «Мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон берничә сәгать элек кенә телефоннан сөйләшүләрен, халык шагыйре, «Татмедиа» агентлыгы киңәшчесе Равил Фәйзуллин шушы көннәрдә Әхәт Гаффарның Аккош күленә килергә җыенуын искә алды.
Җыелган халыкка рәхмәт сүзләрен язучының кызы Сөмбел Гаффарова әйтте.
Әхәт Гаффар Курган зиратына җирләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз