news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Күренекле язучы Әхәт Гаффар «Казан нуры» мәчетеннән соңгы юлга озатылды

Әхәт Гаффар үзенең рәсми туган көнендә – 1 гыйнвар көнне үз өендә вафат булган.

Күренекле язучы Әхәт Гаффар «Казан нуры» мәчетеннән соңгы юлга озатылды
Салават Камалетдинов

(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Күренекле язучы Әхәт Гаффар «Казан нуры» мәчете ишегалдыннан соңгы юлга озатылды. Озатучылар арасында рәсми затлар да, язучының каләмдәшләре дә, якташлары һәм укучылары да бар иде.

Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин Татарстан Президенты Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең кайгы уртаклашу телеграммасын укыды.

Татарстан Президенты карамагындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова мәрхүм белән булган соңгы сөйләшүләре турында әйтте, туганнарының кайгысын уртаклашты.

Әхәт Гаффар үзенең рәсми туган көнендә — 1 гыйнвар көнне үз өендә вафат булган. Язучы, «Мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон берничә сәгать элек кенә телефоннан сөйләшүләрен, халык шагыйре, «Татмедиа» агентлыгы киңәшчесе Равил Фәйзуллин шушы көннәрдә Әхәт Гаффарның Аккош күленә килергә җыенуын искә алды.

Җыелган халыкка рәхмәт сүзләрен язучының кызы Сөмбел Гаффарова әйтте.

Әхәт Гаффар Курган зиратына җирләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot