news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Күренекле татар журналисты Фәрит Иделле вафат

Фәрит Иделле "Азатлык" радиосында татар-башкорт редакциясендә киң эшчәнлек җәелдергән шәхес.

(Казан, 26 декабрь, "Татар-информ",  Айдар Әхмәдиев). Кичә татар журналистикасының күренекле вәкиле, “Азатлык” радиосының 1989-2006 еллардагы мөдире Фәрит Иделле (Фәрит Аги) каты авырудан соң вафат булган. Бу хәбәрне "Татар-информ"га "Азатлык" радиосының татар-башкорт редакциясе элекке җитәкчесе, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев раслады. 

Фәрит Иделле 1943 елда Кытайда дөньяга килә,  әтисе Әмрулла Аги Пенза татары. Фәрит Иделле Төркиядә Истанбул университетының тюркология бүлегендә белем ала, 1969 елда “Азатлык” радиосына эшкә керә. Радио җитәкчелеге аңа татарча эшләү бурычын куя. Соңыннан Фәрит Иделле "Азатлык"та татар-башкорт редакциясе мөдире булып эшли башлый, 1989 елдан 2006 елга кадәр аны җитәкли.

"Азатлык"та эшләгән елларында Фәрит Иделле Татарстан җитәкчелеге белән тыгыз элемтәдә була, төрле илләрдә һәм төбәкләрдә татар хәбәрчеләре челтәрен булдыра, Казанда радионың татар телендә эшләүче махсус бюросын ачтыра. 

Гомеренең соңгы елларын Мюнхенда яши.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100