Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Күренекле татар язучысы Шаһинур Мостафин вафат
Язучы белән хушлашу бүген 7нче хастаханәдә булачак.
(Казан, 6 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген иртәнге сәгать 5тә, озакка сузылган каты авырудан соң, күренекле татар язучысы Шаһинур Мостафин вафат булган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстанның Язучылар берлеге матбугат үзәге хәбәр итте.
«Хушлашу бүген Казанның 7нче хастаханәсендә була. Мәрхүмне туган авылында — Мамадыш районы Арташ авылында җирләячәкләр. Халкыбызга ихлас хезмәт иткән бала күңелле зур шәхеснең урыны җәннәттә булсын», — дип хәбәр итә Язучылар берлеге.
Шаһинур Мостафин - шагыйрь, прозаик, публицист, журналист. 1948 елның 12 февралендә Татарстанның Мамадыш районы Арташ авылында туа. 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1999). Иҗаты сугыштан кайтмаган солдатларны эзләп табу, аларның исемнәрен илгә кайтару, язмышлары турында язуга багышлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз