news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Күренекле татар кардиохирургы Ренат Акчурин: "Мин могҗизага ышанам"

Күренекле галимгә 70 яшь тулу уңаеннан аңа багышланган “Йөрәккә якын” фильмы "Культура" каналында күрсәтелде.

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”, Гөлүзә Гыймадиева). Бүген "Культура" каналында күренекле хирург һәм галим Ренат Сөләйман улы Акчуринга багышланган “Йөрәккә якын” документаль фильмы дөнья күрде. Фильм меңнәрчә кешеләрне үлемнән коткарган хирургның 70 яшьлек юбилее уңаеннан төшерелгән. 

Хәзерге вакытта Ренат Акчурин А.Л.Мясников исемендәге кардиоүзәкнең йөрәк-кан хирургия бүлеген җитәкли. Ул Үзбәкстанда туган һәм гомере буе Мәскәүдә яшәгән. Шуңа карамастан, Ренат Акчурин дистә еллар Татарстан Республикасы белән аралашып тора, Мәскәүдә Татарстан Республикасы Тулы вәкаләтле вәкиллеге карамагында оештырылган Табиблар клубын җитәкли.

“Ренат Акчуринның хирург буларак мөмкинлекләре чиксез”

“Без аның 70 еллыгы уңаеннан юбилеена фильм төшерергә булдык. Иң элек Ренат Сөләйман улыннан фильм төшерергә рөхсәтен алдык. Эш барышында аның бөтен дөнья күләмендә нинди зур эшләр башкаруын аңладык. Безгә аның киң колачлы табиб буларак күрсәтү кызык иде”, - дип сөйләде проект җитәкчесе, сценарий авторы Фәридә Корбангалиева.

Ренат Акчурин дөньяның төрле илләрендәге меңнәрчә кешеләрне үлемнән коткарган. Алар арасында Россия, Перу, АКШ, Маврикия һ.б. илләрдә яшәүчеләр бар. Фильм ясаучылар үз алларына кайбер пациентларны эзләп табу бурычын куйган. Әмма бу бик катлаулы эш булып чыккан, чөнки хирург ул кешеләрнең исем-фамилиясен, кайдан булуын хәтерләп бетерми икән, әмма һәрбер коткарган гомер турында хатирә аның күңелендә сакланып калган. “Бу берникадәр детектив эш тә булды, әмма без ул кешеләрнең кайберләрен таптык”, - ди Фәридә Корбангалиева.

Ренат Акчурин: "Үземнең үткәннәрне барлау кызык иде"

Фәридә Корбангалиева әйтүенчә, башта Ренат Акчурин микрохирургия юнәлешендә эшләгән. Кул-аяклары өзелгән пациентларга тиз ара ярдәм күрсәткән, кан әйләнешен торгызган. Шуннан соң кардиохирургка укыган. Моның өчен ул АКШның Хьюстон шәһәренә барып күренекле кардиохирург Майкл Дебейкида стажировка үткән.

1980 елда Перу башкаласы Лимада бик каты җир тетри һәм Ренат Акчурин Мәскәү дәүләт медицина вузында укучы башка студентлар отряды белән Көньяк Америкага юнәлә. Анда авыруларга ярдәм күрсәтә. “Без Ренат Акчурин булган җирләрдә булдык. Перуда Ренат Акчуринны аерып әйтмәсәләр дә, җирле халык Совет студентларына әле дә булса рәхмәтле”, - диде Фәридә Корбангалиева.

“Ельцинга операция ясаган икеләтә батыр йөрәкле хирург”

Ренат Акчуринның абруе, тәҗирибәсе арта, ә Ельцинга операция ясагач, ул тагын да күтәрелеп китә. “1996 елда Акчурин шактый танылган хирург була. Бу вакытта ул А.Л.Мясников исемендәге кардиоүзәкнең йөрәк-кан хирургия бүлеген җитәкли (ул хәзер дә шушы бүлекне җитәкли)”, - дип аңлатты Фәридә Корбангалиева.

Ельцинга операцияне ни өчен нәкъ менә Ренат Акчурин үткәрде дигән сорауга берничә сәбәп бар. “Беренчедән, Россиядә шушы өлкәдә ул иң танылган табиб була. Икенчедән, Ельцинның хатыны Наина Иосифовна сүзләреннән күренгәнчә, Борис Ельцин операциянең бары тик Россиядә генә үтүен теләгән (бәлки ул чит илгә барса, аңа да, аның гаиләсенә дә тынычрак булыр иде, әмма шушы таләбен куя). Өченчедән, Ренат Сөйләман улы әйтүенә караганда, күп хирурглар бу операцияне ясаудан баш тарткан, курыккан”, - диде Фәридә Корбангалиева.

Ренат Акчурин: “Мин могҗизага ышанам”

Ренат Акчурин "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында бу фильмда төшәргә күндерүләрен әйтте. "Фильм төшерү дәвамында үткәннәремне барлап утыру кызык иде", - диде ул.

Ренат Акчурин фильмны төшергәндә бернинди кыенлык та кичермәвен әйтте. "Ә менә тормышта алар һәрвакыт туып тора. Кайсысы иң авыры булганын әйтү мөмкин түгел, - ди ул. - Беркайчан да авырлыкларга әзерләнеп бетеп булмый. Әзерләнеп торганда ул  җиңелрәк үтә. Ә менә кисәк чыгып куйса, операция бүлмәсендә син үз-үзеңне тиз генә кулга алырга тиеш”

Ренат Акчурин табиб булса да могҗизаларга ышануын әйтте. “Мин үзем берниди могҗиза кылмыйм. Мин гади стандарт операцияләр башкарам. Без бары тик катлаулы авырулар тәҗрибәсенә таянып, хәзерге эш алгоритмнарын булдырдык. Әмма могҗизага мин ышанам, чөнки аннан башка син чикләнгән буласың”, - диде ул.

“Татарлыгым белән горурланам”

Ренат Акчурин үзенең татар халкы вәкиле булуы белән горурлануын белдерде. “Минем әти-әниемнең икесе дә элекке Сембер губернасыннан чыккан. Алар татарча бик яхшы сөйләшә иде. Мин үз халкымны бик яратам һәм шушы халык вәкиле булуым белән бик горурланам. Бары татар телендә башкалар кебек йөгерек сөйләшә алмавым гына минем өчен бик аянычлы. Минем бөтен аңлы тормышым рус даирәсендә үтте. Мин үземнең татарча бик яхшы сөйләшкән авылдашларыма бик кызыгам һәм ара-тирә татар телендә нәрсә дә булса укырга үземне мәҗбүр итәм. Мин татар телендә барысын да аңлыйм, бары практикам аз булу сәбәпле, сүз байлыгым җитми”, - дип аңлатты ул.

“Миңа техника якынрак иде”

Үзенең хирург язмышы өчен Ренат Акчурин, иң беренче чиратта, әти-әнисенә рәхмәтле булуын әйтте. “Алар минем шушы юнәлештән китүемне теләделәр һәм мине музыка мәктәбенә укырга бирделәр. Һәрвакыт көчле игътибар таләп иткән уенчыклар, конструкторлар сатып алдылар. Шәхсән мин бөтенләй бу юнәлешкә түгел, ә космос медицинасы буенча китәргә теләгән идем, чөнки мине техника кызыксындыра иде. Укытучыларым бик яхшы булды һәм мин акрынлап хирурглыкка өстенлек бирә башладым. Моның төп сәбәбе медицинаның кызыклы булуына инануымдыр”, - диде ул.

“Татарстан медицинасы башка субъектларга үрнәк булырлык”

Ренат Акчурин Россия медицинасы сизелерлек дәрәҗәдә алга бара дип белдерде. “Медицинаны финанслау елдан-ел арта. Безгә карата санкцияләр, икътисад өлкәсендә авырлыклар булса да, без елдан-ел күбрәк бурычларны чишә алырлык дәрәҗәгә җитә барабыз”, - диде ул.

“Татарстан Республикасында медицина иң югары дәрәҗәдәге мактауга һәм Россиянең бөтен башка субъектларына үрнәк булырга лаеклы. Министрның актив физик эшне, ялны алга сөрүе, велосипедта һәм җәяү йөрүе бу хакта сөйли. Сездә күп яшьләрнең дә тырышып эшләве, аларның чит телләрне белүе, укымышлылыгы миңа бик ошый”, - диде Ренат Акчурин.

Документаль фильм төшерү проекты  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасының Россия Федерациясендә Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин һәм меценатлар – Дамир Ситдыйков һәм Рафаэль Фәизов ярдәме белән тормышка ашырыла. Фильмның презентациясе Мәскәүдә 28 апрельдә узды. Монда юбиляр үзе һәм аның гаиләсе катнашты. Казанда июнь аенда фильмны тәкъдим иткәндә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев та булды. Җәмәгатьчелек фильмны бик яратып кабул иткән. "Йөрәккә якын" документаль фильмы 25 октябрь көнне "Культура" телеканалыннан тамашачыга тәкъдим ителде.

Белешмә өчен: Акчу́рин Ренат Сөләйман улы 1946 елның 2 апрелендә Үзбәкстанның Әндиҗан шәһәрендә укытучылар гаиләсендә туа. Милләте буенча татар. Ренат Акчурин Совет һәм Россия кардиохирургы, РМ Фәннәр академиясе академигы (1997), Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы (1997), ТР Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы (1999). 1996 елның ноябрендә Россия Президенты Борис Ельцинйөрәгенә операция ясау аңа зур танылу китергән. 300 артык публикацияләр авторы Ренат Акчурин хәзерге көндә А.Л.Мясников исемендәге кардиоүзәкнең йөрәк-кан хирургия бүлеге җитәкчесе буларак хезмәт куя.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100