news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Күренекле татар галиме Хәмит Мөштәринең тууына бүген 105 ел тулды

^Күренекле татар галиме Хәмит Мөштәринең тууына бүген 105 ел тулды

(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). Күренекле татар галиме, милләттәшләребез арасында беренче булып физика-математика фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә лаек булган Хәмит Мөштәринең тууына бүген 105 ел тулды. Механика гыйлеме белгече буларак, ул гаять зур уңышларга ирешә, нәсызыкча сүрүләр буенча Казан механика фәнни мәктәбенә нигез сала. Х. Мөштәри мәгариф һәм фән өлкәсендә җитәкче урыннарда да зур тырышлык куя, озак кына еллар СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Физик-техника институты директоры булып эшли, сүрүләрнең гомуми теориясенә караган күп кенә фәнни хезмәтләр яза, 8 фән докторы һәм 30дан артык фән кандидатлары үстереп чыгара.

Х.Мөштәринең гыйльми эшчәнлеге хөкүмәт даирәләрендә югары бәяләнә. Ул ТАССР һәм РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе дигән мактаулы исемнәргә ия була, Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы, Почет билгесе орденнарына һәм күп кенә медальләргә лаек була. Фәнне үстерүгә зур өлеш керткән талантлы галим 1981 елның 23 гыйнварында бакый дөньяга күчә.

Бүген Казандагы матур урамнарның берсе күренекле татар галиме Хәмит Мөштәри исемен йөртә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100